Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Мәгариф

Татарстан студентлары өчен социаль стипендия: кемнәр алырга хокуклы

Социаль стипендия - студентларга күрсәтелә торган ярдәм чараларының берсе булып тора. Татарстанда әлеге түләүгә кемнәр исәп тота ала — «Татар-информ» күзәтүендә.

Социаль стипендия бюджет нигезендә көндезге бүлектә белем алучы студентларга билгеләнә, ул уку буенча өлгерешкә бәйле түгел. Түбәндәге категорияләргә керүче студентлар әлеге стипендияне алу хокукына ия:

– ятим балалар һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган студентлар;
– уку дәверендә әтисез дә, әнисез дә калган, яки әтисен, я әнисен югалткан укучылар;
– балачактан инвалид булган студентлар, инвалид балалар, шулай ук I һәм II төркем инвалидлар;
– хәрби хезмәт узу нәтиҗәсендә яки шунда алынган авырулар аркасында инвалидлык алган студентлар;
– хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар;
– контракт нигезендә кимендә өч ел хәрби хезмәт узган һәм закон нигезендә хәрби хезмәттән азат ителгән гражданнар;
– радиация аварияләреннән зыян күрүчеләр, шул исәптән Чернобыль АЭС фаҗигасе нәтиҗәсендә зыян күргән затлар;
– дәүләт тарафыннан социаль ярдәм алучы статусына ия булган студентлар.

Түбәндәге студентларга социаль стипендиянең күләме арттырылып түләнә:

– льготалы категориягә кергән, яхшы яки бик яхшы билгеләргә укучы 1–2 курс студентларына;
– 20 яшькә кадәрге студентның әтисе яки әнисе генә булып һәм алар I төркем инвалид булса.

Стипендияне алу өчен иң элек уку йортының тиешле бүлекчәсенә (деканатка, профсоюз оешмасына яки социаль эш бүлегенә) мөрәҗәгать итәргә һәм льготага хокукны раслаучы документлар — белешмәләр, таныклыклар, хәрби билет һәм башка кирәкле кәгазьләрне тапшырырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев