Көллиятләргә керү өчен ике предметтан гына имтихан бирү мөмкинлеге кертелә
Яңа эксперимент кысаларында 9 нчы сыйныфны тәмамлаучылар математика һәм рус теленнән генә имтихан биреп, махсус урта белем бирү учреждениеләренә укырга керә алачак. Экспериментта катнашучы көллиятләр һәм белгечлекләр турында «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә хәбәр иттеләр.
Татарстан Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Рәмис Мөҗипов белдергәнчә, әлеге проектка республикада эшләүче 51 урта һөнәри уку йорты җәлеп ителгән. Эксперимент өчен барлыгы 40 һөнәри юнәлеш сайлап алынган.
Шул ук вакытта 10 нчы сыйныфта укуын дәвам итәргә яки экспериментка кертелмәгән техникумнар һәм көллиятләргә керергә теләүчеләр элеккечә дүрт фәннән имтихан тапшырырга тиеш булачак. Алар арасында ике мәҗбүри предмет һәм укучы сайлавы буенча тагын ике фән каралган.
Рәмис Мөҗипов искәрткәнчә, башта ике предметтан гына имтихан биреп көллияткә керергә ниятләгән, әмма соңыннан фикерен үзгәртеп мәктәптә калырга теләгән укучылар 10 нчы сыйныфка кабул ителмәячәк.
Моннан тыш, май–июнь айларында төп имтиханнарны уңышсыз тапшырган укучыларга сентябрь аенда кабат сынау узу мөмкинлеге биреләчәк.
Министр урынбасары сүзләренчә, экспериментка кертелгән белгечлекләр хезмәт базарында ихтыяҗ зур булган һөнәрләрне исәпкә алып сайланган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев