Тукай районы хәбәрләре

"Якты юл" газетасы - Тукай районы

16+
Рус Тат
Мәгариф

«Йөз балл — ул белем генә түгел, рухи ныклык та»

Кнәз мәктәбенең чыгарылыш сыйныф укучысы Родион Елкин профильле математикадан бердәм дәүләт имтиханында (ЕГЭ) иң югары нәтиҗә — 100 балл җыйды. Бу абсолют күрсәткеч бөтен мәктәпнең һәм районның зур горурлыгына әйләнде. Рекордлы уңыш артында укучының чиксез тырышлыгы һәм аның остазы — математика укытучысы Гөлнара Сәйфетдинованың тирән педагогик таланты тора. Газетабыз хәбәрчесе укытучы һәм аның укучысы белән очрашып, уңыш формуласы турында сөйләште.

— Гөлнара Василевна, Родионның 100 балл алуын белгәч, иң беренче минутта нинди хисләр кичердегез?

— Беләсезме, без мондый нәтиҗәне көткән идек. Балалар имтиханнан чыккач ук канәгатьлек белдерде. Беренче сүзләре: «Без барысын да чиштек, барысы да яхшы булырга тиеш», — булды. Өстәвенә, мин үзем дә имтихан тикшерү комиссиясенең эксперты булып торам. Тикшерүгә баргач, укучыларымның җаваплары дөрес булуын аңладым. Әлбәттә, дулкынлану барыбер калды: ялгыш берәр техник хата ясамадылармы икән дип куркасың. Иртәнге сәгать 4:20 дә уянып, Родионнан килгән «100 балл, Сезгә зур рәхмәт!» дигән хәбәрне укыгач, шатлыгымның чиге булмады.

— Быел сезнең сыйныфта тагын югары баллар алучылар бармы?

— Күз тимәсен, әйе. Төп уңышыбыз Родион белән генә чикләнми. Зәлинә Гайнетдинова — 99 балл, ә Алмаз Вәлиев 97 балл җыйды. Балалар үз хаталарын имтиханнан чыккач та үзләре үк таптылар. Зәлинә аудиториядән чыгуга ук: «Бер хатамны күрдем, әмма төзәтергә өлгермәдем, эшне алып киттеләр», — дип белдерде. Шуңа күрә аларның да баллары көтелгәнчә югары булды.

— Киләчәктә 100 балл алачак укучыны алдан ук күреп буламы?

— Баланың математиканы чын күңелдән яратуы шунда ук күренә. Ләкин 100 балл — ул чиста белем генә түгел. Бу, иң беренче чиратта, чиксез тырышлык, максатчанлык һәм рухи ныклык. Кеше бик акыллы булырга мөмкин, әмма имтиханда югалып кала. Родионның уңышы — 11 еллык системалы эш нәтиҗәсе. Ул 5нче сыйныфтан ук үзенең сабырлыгы һәм мөстәкыйльлеге белән аерылып торды. Йөз балл күктән төшми, ул — зур хезмәт юлы.

— Укучыларны да, ата-аналарны да бер сорау борчый: имтиханга ашыкмыйча әзерләнер өчен, максатчан шөгыльләнүне кайчан башларга кирәк?

— Иң гади һәм ышанычлы формула — җитди эшне унынчы сыйныф башыннан ук, турыдан-туры беренче-икенче сентябрьдән башлау. Безнең системада әзерлек бик төгәл корылган. Унынчы сыйныфның беренче яртыеллыгын без тулысынча имтиханның беренче өлешенә багышлыйбыз. Икенче яртыеллыкта әкренләп икенче өлешне өйрәнә башлыйбыз — өч-дүрт биремне алабыз. Нәтиҗәдә, унынчы сыйныф ахырына балалар инде тотрыклы рәвештә 80нән артык балл җыя башлый. Унберенче сыйныф исә материалны кабатлау һәм иң катлаулы темалар өчен кала.

— Димәк, мәктәптәге гади дәресләр һәм өй эшләре генә җитми булып чыгамы?

— Чынлыкта, уңышның формуласы бик гади: һәр көн дәрестә намуслы эшләргә һәм укытучы биргән өй эшен һәр көн үтәргә кирәк. Әгәр бу системалы рәвештә башкарылса, нәтиҗә һичшиксез булачак. Игътибарлы бала хәтта уртача сәләт белән дә, бары тик тырышлыгы аркасында гына 70–80 балл җыя ала. Ә менә гадәттән тыш югары нәтиҗәләр өчен, әлбәттә, сәләт һәм зур эш сыйфаты бергә кушылырга тиеш. Барыбыз да белгән гыйбәрә бар: уңыш — ул 99% хезмәт һәм 1% талант. Математикада бу кагыйдә йөз процентка үтәлә.

— Хәзерге вакытта унберенче сыйныфлар өчен иң зур кыенлык тудырган темалар һәм мәсьәләләр нинди?

— Соңгы елларның гомуми статистикасына карасак, гадәттә геометрияне бик начар чишәләр. Бу проблеманы аңлап, без эш алымын үзгәрттек: унберенче сыйныфта ук геометриягә бик зур басым ясадык. Биремнәрнең икенче өлешендәге барлык геометрик мәсьәләләр базасын алдык һәм һәрберсен намуслы рәвештә чиштек. Гомумән алганда, 500гә якын иң катлаулы мәсьәләне чишеп чыктык. Шуның өчен хәзер имтихандагы әлеге ике бирем өчен без бөтенләй тыныч.

Тагын бер традицион катлаулы зона — параметрлы биремнәр. Бу очракта тәҗрибә зур роль уйный. Быелгы БДИның вакытыннан алда тапшыру этабында параметрларның бөтенләй яңа төре пәйда булды, андый биремнәр элек юк иде. Безгә тиз арада бу яңалыкларны турыдан-туры дәрес барышында ук өйрәнергә туры килде.

— Ә иң соңгы, 19нчы мәсьәлә белән хәлләр ничек? Аны олимпиада дәрәҗәсендәге бирем диләр, нәрсә буласын алдан белү мөмкин түгел бит.

— Бик дөрес, биремнең нинди буласын алдан фаразлау мөмкин түгел. Шуңа күрә без бу соңгы мәсьәләне балаларга мөстәкыйль өйрәнергә калдырдык. Мин турыдан-туры: «Егетләр-кызлар, моны үзегез өйрәнегез», — дидем. Һәм, беләсезме, бу ысул нәтиҗәле булды! Балалар үзләрендәге югары эш сөючәнлек аркасында, зур кызыксыну белән стандарт булмаган логик алгоритмнарны үзләре чиштеләр. Әлбәттә, сыйныфта олимпиадаларда катнашучы балалар булса, бу бик ярдәм итә — калганнар да аңа карый, аның артыннан тартыла.

—Алга таба имтихан тапшырачак укучыларга төп киңәшегез.

— 11нче сыйныфны көтеп утырмыйча, хәзердән үк максималь хезмәт режимына күчү. Системалылык, даимилек, намуслылык һәм катлаулы мәсьәләләр алдында бернинди куркуның булмавы кирәк. Шул очракта гына уңышка ирешеп булачак.

— Имтихан — бу һәрвакыт зур стресс. Балалар аудиториягә кереп киткәндә, аларга ярдәм итү һәм рухландыру өчен Сез нинди сүзләр әйтәсез?

— Иң мөһиме — тыныч мохит булдыру. Имтихан алдыннан, соңгы консультациядә мин аларга: «Балалар, сез чыннан да бик күп хезмәт куйдыгыз! Сез югары нәтиҗәләргә ирешергә тиеш. Бу сезнең кулдан киләчәк. Һичшиксез булдырасыз», — дидем. Бу буш сүзләр түгел. Соңгы ике айда, апрель һәм майда, без бөтен көчебезне куеп эшләдек: мин һәр көн мәктәптә дә, өйгә дә яңа вариантлар бирдем. Имтихан вакытына алар инде тотрыклы рәвештә югары баллар күрсәтә иде. Быел миңа бик бәхет елмайды — искиткеч тырыш балалар туры килде. Югары нәтиҗә — бу минем генә хезмәтем түгел, бу безнең уртак җиңүебез.

— Сезнең укучыларыгыз ел саен район һәм республика күрсәткечләреннән югарырак нәтиҗәләр күрсәтә. Сез аеруча горурлана торган чыгарылыш сыйныф укучыларыгыз бармы?

— Югары балл җыючы укучыларым ел саен бар. Нәкъ алты ел элек минем бер укучым 99 балл җыйган иде. Ул үзе хыялланган МФТИга (Мәскәү физика-техника институты) уңышлы укырга керде. Бүгенге көндә ул инде дипломлы белгеч, программист булып эшли һәм гражданлык пилотсыз очкычлары өчен программа төзү белән шөгыльләнә. Үткән җәйдә алар үз командасы белән әлеге техниканы реаль сынауларга алып чыктылар. Мәктәптәге математиканың ил күләмендәге масштаблы дәүләт проектларына әйләнүен күрү бик зур шатлык һәм горурлык уята.

— Сез укучыларыгыз белән еллар узгач та элемтә саклыйсызмы?

— Әлбәттә, укучыларым белән даими рәвештә элемтәдә торабыз. Тормышта төрле очраклар була. Хәтеремдә, әле 2013–2014 елларда бер укучым алтынчы сыйныфлар арасында Татарстанда беренче урынны яулаган иде. Аннары ул миннән математика буенча махсус гимназиягә күчте. Яшермим, бу гамәлне кабул итә алмыйча үпкәләдем, әмма хәзер аңлыйм: ул бик дөрес юл сайлаган. Көндәшлек мохите балага бик зур йогынты ясый, аңа үсәргә, беру рында калмаска, тырышырга этәрә.

— Ә быелгы чыгарылыш сыйныфында мондый эчке көндәшлек булдымы?

— Безнең сыйныфта өч көчле укучыдан торган искиткеч компания оешты. Әлбәттә, алар үзара көч сынаштылар, нәтиҗәләрен чагыштырдылар, әмма алар арасында бернинди дә көнчелек хисен күрмәдем. Киресенчә, алар үзара хезмәттәшлек итә иде. Берәрсе чирләп дәрес калдырса, мин аларга: «Сезгә иптәшегезгә яңа теманы аңлатырга туры киләчәк», — дип әйтә идем. Һәм алар сабыр гына бер-берсенә яңа темаларны аңлаталар иде. Хәтта имтиханнан чыккач та, алар иң беренче чиратта үзләре өчен түгел, ә сыйныфташлары өчен борчылып, бер-берсеннән нинди мисаллар чишкәннәрен сораштыра башладылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев