Иң авыр, иң катлаулы, иң кирәкле, иң гүзәл һөнәрләрнең берсе – укытучы!
Ана телен сөяргә, Тукай һәм Пушкин иҗатын яратырга... Болар һәм әле тагын бик күп нәрсәләр белем мәгарәсендә бала аңына салына.
Ирле-хатынлы Валентина Николаевна белән Валерий Михайлович Утяшовлар – Борды авылында туып-үсеп, шул җирлектә белем алган, гомер буе туган мәктәпләрендә балаларга белем һәм тәрбия бирүче педагоглар.
Валентина Николаевнаның әнисе Мария Филипповна – авыл советында бухгалтер, әтисе гомере буе авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куйганнар. Алар өч кызларын үзләре үрнәгендә намуслы, хезмәт сөючән итеп үстергәннәр. Светлана – Алабуга, Валентина белән Людмила Яр Чаллы педагогия институтын тәмамлаганнар. Алар өчесе дә Тукай районы халкына хезмәт күрсәтәләр.
«Мин Яр Чаллы педагогия училищесын тәмамлагач ак калада балалар бакчасында тәрбияче булып эшләдем. Яр Чаллы педагогия институтының мәктәпкәчә белем һәм тәрбия бирү бүлегендә укып югары белем алдым. 1994 нче елда Валерий белән гаилә коргач Борды мәктәбе ашханәсендә өч ел пешекче булып эшләдем. 2001 нче елдан технологиядән (хезмәт дәресе), математика фәненнән укытам. Егерме елга якын завуч вазыйфасын алып барам.
Валерий Михайловичның әти-әнисе Валентина Николаевна белән Михаил Егорович гомер буе Борды мәктәбендә балаларга белем һәм тәрбия биргән укытучылар. Борды халкына, нәсел-нәсәбебезгә, райондашларга үрнәк гаилә, хөрмәтле мөгаллим-мөгаллимә булулары белән абруй казандылар. Алар – чын мәгънәсендә мөгаллим булып туган кешеләр иде.
Валентина Николаевна – фәннәр патшасы булган математикадан укытты, завуч булды. Аның дәресләрен көтеп ала идек. Михаил Егорович балаларда туган илгә, халкыбызга, табигатькә карата мәхәббәт тәрбияләде – башлангыч хәрби әзерлек (НВП), хезмәт, рәсем дәресләрен укытты. Каенатам-каенанам, ирем, үзем һәм кызыбыз Елена Валерьевна – педагоглар. Бу һөнәрне күңелебез кушканга, балачактан яратканга сайладык», – ди.
Әткәм-әнкәм һөнәре
«Укытучыдан башка төрле һөнәр ияләре һәм алар – укучылар үзләре дә булмас иде. Мөгаллим – барлык һөнәрләрнең башында тора. Хәреф танырга өйрәнүдән башлап катлаулы теоремалар чишәргә, сабый колагы ишетмәгән синус-косинус, тангенс котангенс тригонометрик функцияләрен геометрия, физика, гадәти тормышта, мисал өчен төзелештә кулланырга, кызыклы һәм мавыктыргыч тарихны өйрәнергә, электрон-протоннар... Флора һәм фауна серләренә төшенергә. Ана телен сөяргә, Тукай һәм Пушкин иҗатын яратырга... Болар һәм әле тагын бик күп нәрсәләр белем мәгарәсендә бала аңына салына. Укытучы һөнәренең катлаулы, тынгысыз һәм дәрәҗәле булуы балачактан күңелемә салынган. Дөресен генә әйткәндә, педсовет өйдә дә дәвам итә иде. Әти-әнием үз эшләрен яратып, ихластан башкардылар. Шуңа да бу игелекле һөнәрне сайладым һәм беркайчан да үкенгәнем булмады.
«Казанда “Белем музее”ндагы “Укытучылар династиясе” исемле стендта әби-бабасы, әти-әнисе һөнәрен дәвам итүче кызыбызның сурәте куелган. Бу – зур горурлык. Әткәм-әнкәм һөнәрен дәвам итүем, аны яратып башкаруым – эшкә дәрт, илһам бирә. Аларның якты истәлеген саклаучы мәктәпне яшәтәсе, аның яхшы данын еракларга таратасы килә. Мәктәбебез салынганга озакламый ярты гасыр була. Шуннан бирле белем учагына ремонт ясалмаган. Кулдан килгәнчә мәктәпнең эчке кыяфәтен матурларга тырышабыз. Буярдай җирен буяп, ямардай җирен ямап, дигәндәй. Түбәдән су үтә. Шунлыктан дивар, тәрәзәләргә дым тарта. Бу инде баш авырттыра торган, иң четерекле мәсьәлә. Яхшы якка үзгәрешләр булу күңелне күтәрә. Хезмәт дәресләрен тиешле кимәлдә алып бару өчен байтак кына көнкүреш әсбаплары, техника, хуҗалык эшләрендә кулланыла торган инструментлар кайтарылды. Кыз балалар кул эшенә, тегү-чигүгә өйрәнә. Тәмле һәм сыйфатлы итеп аш-су әзерли белү серләренә төшенә. Өр-яңа суыткыч, аш бүлмәсе өчен мебель һәм табак-савыт кайтарылды. Микродулкынлы мичне мәктәп бакчасында үстерелгән кабакны саткан акчага алдык. Хезмәт кабинеты әнә шулай кирәкле инвентарь белән баетылды. Балаларга, көчләреннән килгәнчә, хезмәт тәрбиясе бирү бик мөһим. Күңелне борчыган төп мәсьәлә – балаларның азаюы. Авылның яшәешен тәэмин итүче урын – мәктәп! Быел мәктәптә 45 укучы белем ала. Балалар бакчасында биш бала тәрбияләнә. Беренче класска ике бала укырга керде. Яшь гаиләләр авылга кайтып төпләнсә балалары экологик яктан чиста ризык ашап, саф һавада, табигать кочагында кинәнеп үсәрләр иде», – ди.
Валерий Михайлович Утяшов Алабуга педагогия институтының физмат факультетын тәмамлагач әти-әнисе салган сукмакны суытмый, алар мирасын дәвам итә. Борды мәктәбе директоры балаларга хезмәт тәрбиясе бирә. Укучыларның рухи һәм физик сәламәтлекләрен кайгыртучы буларак хөрмәткә лаек. Урта, югары звенода укучылар беравыздан: «Валерий Михайловичны бик яратабыз. Физкультура дәресләрен көтеп алабыз. Хезмәт дәресендә бик күп һөнәрләргә өйрәнәбез. Безнең мәктәп – супер!» – дип күңелне күтәрделәр. Укучылар хуҗалыкчыл, кешелекле директор һәм завучның намуслы хезмәтенә әнә шулай бәя бирә. Валентина белән Валерий Утяшовлар: «Олы кызыбыз Елена Яр Чаллы педагогия институтын тәмамлагач хезмәт юлын үзебезнең мәктәптә башлады. Кияүгә чыккач Яр Чаллының 56 нчы санлы мәктәбендә эшләп декрет ялына чыкты. Киявебез Анатолий белән ике кыз үстерәләр. Икенче кызыбыз Наталия – мәктәптә бик яхшы билгеләренә генә укыды, Яр Чаллыда музыка һәм сәнгать мәктәбен уңышлы тәмамлады. Мәскәү нефть һәм газ Россия Дәүләт Университетын тәмамлады. Хәзер магистратурада укый, берүк вакытта үз һөнәре буенча эшли. Тормыш-яшәештән, эшебездән канәгать булу – зур сөенеч. Балалар, оныкларның сау-сәламәт һәм тәрбияле булулары – зур бәхет. Авылыбыз яшәсен, гөрләп чәчәк атсын. Без үз җиребезне, халкыбызны бик яратабыз!» – диләр.
Искиткеч матур гаилә!
Мәктәп китапханәсе мөдире Вера Николаевна Рамазанова озак еллар мәктәптә пионервожатый булып эшләгән. Борды фольклор ансамбле бизәге булган мәдәниятле ханым. Олыгаю чорына кергән Вера Николаевна сүзен мәктәп тарихына алтын хәрефләр белән язылган мөгаллимнәрне хөрмәт белән искә алудан башлады: «Бүгенге көндә мәктәп директоры булган Валерий Михайлович – укытучылар гаиләсендә туып-үскән һәм яхшы тәрбия алган кеше. Ул – акыллы, булдыклы җитәкче, бала җанлы педагог. Аңа әти-әнисендә булган матур сыйфатлар күчкән. Әнисе, Валентина Николаевна – эрудицияле педагог иде, балаларга авыр фәннән төпле белем бирде. Әтисе Михаил Егорович – “Оста куллар” түгәрәген дә алып барды. Балалар шул түгәрәккә йөреп тормышта, хуҗалыкта кирәк булган иң мөһим эшләрне башкару буенча беренче сабаклар алдылар.
Валентина Николаевнаның әнисе белән әбисе – дөнья бәясе кешеләр булды. Без – ирем Мидхәт Рамазанов белән, яшь һөнәр ияләре буларак, Борды авыл җирлегенә килеп эшли башладык. Мидхәт – агроном булып гомер буе авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куйды. Яшь гаилә, сабыебыз белән тулай торакта яшибез. Бүлмә салкын. Марҗа түти (Мария – керәшен сөйләм телендә Марҗа) – Валентинаның әбисе безнең гаиләне үз оясына сыендырды. Җылы өйдә кыш чыктык, шуңа өстәп, Марҗа түти балабызны карашты. Марҗа әбинең зирәк киңәшен әйтәсем килә. Ул миңа, яшь анага: “Җир эшен белүче, мал азыгы белән тәэмин итүче ирең бар. Гаиләңне тук, табыныңны сый-ризыклы итү синнән тора. Сыер асра! Шуны исеңдә тот – сыерның сөте телендә”, – дип колагыма киртләп куйды. Җөмләдән, Валентинага зирәк әби тәрбиясе тәтеде. Ул шуның белән дә бәхетле. Гомер буе Марҗа түтигә рәхмәтлемен. Шундый изге күңелле гаиләдә тәрбияләнгән Валентина мәктәптәге укучыларга ана җылысы бирә белүче мөгаллимә. Аның тырышлыгы, булганлыгы турында сөйләп бетерерлек түгел. Ничек өлгерә? Мәктәпнең тавык чүпләп бетермәслек эше һәм зур хуҗалыкны тоту күп вакыт һәм көч таләп итә. Эштә иренең уң кулы, гаиләдә сөекле тормыш иптәше, кызлары һәм киявенә изгелекле Ана, оныкларының яраткан әбисе. Бу сөйкемле парның – Утяшовларның йорт, ишегалларын күрсәгез! Гөлчәчкәгә күмелгән... Валентинаның юмартлыгы, тырышлыгы аркасында Борды чәчәкләргә күмелгән. Балаларда, авыл халкында зәвыкълылык шулай тәрбияләнә ул. Хуҗалыкта савым сыеры, сугымлык мал асрыйлар. Бу – зур хезмәт. Бакчаларында яшелчә, җиләк-җимештән мул уңыш алалар. Октябрь башына кадәр бакча җиләге кызарып пешә аларда. Искиткеч матур гаилә!» – дип күңелендә йөрткән матур хисләрен белдерде.
***
Күктәге кояш – җиһанга яктылык, җылылык бирә. Мөгаллим-мөгаллимә – укучыларга белем һәм тәрбия бирүче, балаларга күңел җылысын өләшүче җирдәге кояш ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев