Тукай районы хәбәрләре

"Якты юл" газетасы - Тукай районы

16+
Рус Тат
Мәгариф

Гүзәл Латыйпова ата-аналарга: бала мәктәпкә барырга теләмәсә, нишләргә?

Календарьда август, ә миллионлаган гаилә өчен хәзер өч айлык «ирек«тән соң гадәти тормышка әкренләп кайту һәм мәктәпкә әзерләнүдән дә мөһимрәк мәсьәлә юк. Бала ачыктан-ачык каршы килеп, укырга теләмәгән очракта нишләргә? Бу һәм башка мөһим сорауларга Тукай районы Социаль яклау бүлегенең яңа җитәкчесе Гүзәл Латыйпова җавап бирде.

1 сентябрьгә берничә атна кала көн тәртибен әкренләп үзгәртә башларга кирәк
1 сентябрьгә берничә атна кала көн тәртибен әкренләп үзгәртә башларга кирәк

Гүзәл Заһировна бу вазифага июнь ахырында билгеләнгән. Ул дәүләт хезмәтендәге эшен практик психолог буларак туплаган зур тәҗрибәсе белән берләштерә: озак еллар психологик-педагогик социаль үзәкне җитәкләгән. Әңгәмә барышында район ведомствосы башлыгы ата-аналарга һөнәри киңәшләрен бирде, шулай ук яңа вазифасында алдына куйган төп максатлары белән уртаклашты. Гүзәл Латыйпова социаль яклау бүлеге җитәкчесе буларак нинди бурычлар белән очрашуы һәм психологик тәҗрибәсенең Тукай районы халкына адреслы һәм нәтиҗәле ярдәм системасын булдыруда ничек булышуы турында сөйләде.

Мәктәпкә әзерлекне бүген башларга кирәк

— Гүзәл Заһировна, календарьда август. Миллионлаган гаилә өчен хәзер иң актуаль мәсьәлә — мәктәпкә әзерләнү. Өч ай дәвамында ирекле режимда яшәгәннән соң, ата-ана баланы яңа уку елына психологик яктан ничек әзерләргә тиеш?

— Мәктәпкә кайту бала өчен көтелмәгән сынауга әйләнмәсен өчен, 1 сентябрьгә берничә атна кала көн тәртибен әкренләп үзгәртә башларга кирәк. Йокларга яту һәм тору вакытын акрынлап мәктәп режимына якынайту мөһим. Августның соңгы көннәрен кырыс кагыйдәләр белән тутырырга кирәкми. Иң мөһиме — балада уңай кәеф тудыру. Бергәләп канцелярия товарлары алырга барырга, алдагы уку елында көтелгән күңелле вакыйгалар турында сөйләшергә, Балага үз куркулары, борчулары турында ачыктан-ачык сөйләргә, җәй белән хушлашырга теләмәвен ирекле рәвештә белдерергә мөмкинлек бирергә кирәк.

Ата-ананың төп бурычы — баланы мәктәп тормышы ирекнең бетүе түгел, ә дуслар, яңа ачышлар һәм казанышлар, якын кешеләрнең ярдәме белән тагын да кызыклырак тормыш этабы башлануы икәненә ышандыру. Белемнәрне тикшерү яки катлаулы мәсьәләләр чишәргә мәҗбүр итү кирәкми. Моның урынына кызыклы китап уку, танып-белү фильмы карау яки яңа уку елында файдалы булачак темалар турында сөйләшүне тәкъдим итәргә мөмкин. Бу артык стресс тудырмыйча, баланың фикерләү процессларын яңадан активлаштырырга ярдәм итәчәк.

Басым ясау — иң зур хата

— Әмма тормышта әти-әниләр еш кына баланың каршылыгына очрый. Әгәр бала ачыктан-ачык «мәктәпкә барасым килми» дисә, нишләргә? Бу чорда ата-аналар аеруча нинди хаталардан сакланырга тиеш?

— Бала «мәктәпкә барасым килми» дигәндә, аның хисләрен «барысы да йөри, син дә барасың» яки «уйлап чыгарма, анда күңелле» кебек сүзләр белән кире кагарга ярамый. Иң зур хата — басым ясау яки баланы ялкаулыкта гаепләп оялту. Чөнки каршылык артында еш кына курку, ару яки баланың мөстәкыйль рәвештә җиңә алмаган конфликтлары яшеренергә мөмкин.

Иң зур хата — басым ясау яки баланы ялкаулыкта гаепләп оялту
Иң зур хата — басым ясау яки баланы ялкаулыкта гаепләп оялту

Нәсыйхәт уку урынына балага таяныч булырга тырышырга кирәк: аны тыныч кына тыңларга, өстәмә сораулар бирергә һәм сезнең аның яклы булуыгызны күрсәтергә. Ата-ананың максаты — баланы «түзәргә» мәҗбүр итү түгел, ә проблеманың сәбәбен ачыклау. Шул чакта мәктәп бала өчен стресс урыны булудан туктап, үзен куркынычсыз хис итә торган мохиткә әйләнәчәк.

Әгәр ата-ана хәлне үз көче белән генә чишә алмаячагын аңласа, белгечләр ярдәме сораудан курыкмаска кирәк. Мәктәп психологы яки педагог ситуа-циягә читтән һәм объектив бәя бирергә мөмкин.

Психолог тәҗрибәсе яңа вазифада ярдәм итә

— Соңгы елларда сез психология-педагогика социаль үзәген җитәкләдегез. Шушы зур тәҗрибәгез яңа дәүләт вазифасында ничек ярдәм итәчәк?

— Психология-педагогика социаль үзәге җитәкчесе һәм практик психолог буларак, мин шактый зур һөнәри тәҗрибә һәм психологик практика өлкәсендә тирән белем тупладым. Хәзер аларны яңа вазифамда да файдалана алам. Мин кешеләрнең ничек уйлавын, нәрсә хис итүен һәм үз-үзләрен ничек тотуын яхшырак аңларга өйрәндем. Бу белемнәр хезмәттәшләремне һәм партнерларны аңларга, аларның мөмкин булган реакцияләрен алдан күзалларга, һәркемгә аерым якын килергә һәм ышанычлы хезмәттәшлек мохите булдырырга ярдәм итә.

Төрле төркемнәр белән, шул исәптән катлаулы тормыш хәлендә калган кешеләр белән эшләү тыңлый белү, эмпатия һәм диалог кору күнекмәләрен үстерде. Мин каршылыкларның төп сәбәпләрен ачыкларга һәм барлык якларның мәнфәгатьләрен исәпкә алган конструктив чишелешләр табарга өйрәндем. Минем эшемнең нигезе һәрвакыт кешеләрнең иминлеге турында кайгыртуга бәйле булды. Бу тәҗрибә баш- каларның ихтыяҗларын һәм мәнфә-гатьләрен беренче урынга куярга, түземле һәм аңлаучан булырга өйрәтте. Ә болар нәтиҗәле һәм этик һөнәри эшнең мөһим нигезе булып тора.

Уку елы балаларыбыз өчен яңа ачышлар чоры, ә без, өлкәннәр өчен, аларның кечкенә һәм зур җиңүләре белән горурлану вакыты булсын.
Уку елы балаларыбыз өчен яңа ачышлар чоры, ә без, өлкәннәр өчен, аларның кечкенә һәм зур җиңүләре белән горурлану вакыты булсын

Социаль ярдәмне һәр кешенең ихтыяҗына карап оештыру мөһим

— Район ведомствосы җитәкчесе вазифасы зур җаваплылык таләп итә. Хәзерге вакытта алдыгызга нинди төп максатлар һәм бурычлар куясыз?

— Минем өчен районның социаль яклау бүлеген җитәкләү — беренче чиратта зур җаваплылык һәм районда яшәүче кешеләрнең тормышын яхшырту өчен реаль мөмкинлек. Мин бу вазифага зур җаваплылык белән карыйм, чөнки кабул иткән һәр карарым ветераннар, күпбалалы гаиләләр, инвалидлар һәм башка ярдәмгә мохтаҗ кешеләрнең кирәкле ярдәмне вакытында һәм нәтиҗәле алуына турыдан-туры йогынты ясый.

Бу максатлар мине һәрдаим үсәргә, эш алымнарын камилләштерергә һәм системаның нәтиҗәле генә түгел, ә кешегә игътибарлырак һәм ихты-яҗларны аңлап эшләвенә омтылырга этәрә. Минем төп бурычым — ярдәмне һәр кешенең конкрет ихтыяҗларына карап оештыру, мөрәҗәгать итүчеләрнең көтү вакытын мөмкин кадәр кыскарту һәм халык белән нәтиҗәле кире элемтә системасын булдыру. Бу исә аерым игътибар һәм кичектергесез ярдәм таләп иткән проблемаларны вакытында ачыкларга һәм аларны хәл итү өчен кирәкле чараларны тиз арада күрергә мөмкинлек бирәчәк.

Шул ук вакытта бу җитди идарә итү бурычы да. Минемчә, ресурсларны дөрес бүлү, башка ведомстволар белән хезмәттәшлекне җайга салу һәм коллективта һәр хезмәткәр үзенең мөһимлеген һәм нәтиҗә өчен җаваплылыгын тоя торган мохит булдыру зарур.

Яңа уку елына — яхшы теләкләр белән

— Гүзәл Заһировна, яңа уку елы якынлаша. Тукай районы гаиләләренә, социаль яклау җитәкчесе һәм тәҗрибәле психолог буларак, сез нинди теләкләр җиткерер идегез?

— Тукай районының барлык гаиләләренә сабырлык, зирәклек һәм, әлбәттә, ныклы сәламәтлек телим. Өйләрегездә һәрвакыт җылылык һәм уңайлы мохит булсын, ә яңа уку елы бары тик яхшы үзгәрешләр алып килсен! Уку елы балаларыбыз өчен яңа ачышлар чоры, ә без, өлкәннәр өчен, аларның кечкенә һәм зур җиңүләре белән горурлану вакыты булсын.

Яңа уку елы бары тик яхшы үзгәрешләр алып килсен!
Яңа уку елы бары тик яхшы үзгәрешләр алып килсен!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев