2026 елда «Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында дәүләт һәм муниципаль белем бирү оешмаларында, шулай ук һөнәри белем бирү учреждениеләрендә эшләүче сыйныф җитәкчеләре ай саен федераль бюджет хисабына акчалата ярдәм алачак.
2026 елда «Яшьләр һәм балалар» милли проекты составына кергән «Педагоглар һәм остазлар» федераль проекты кысаларында дәүләт һәм муниципаль гомуми белем бирү учреждениеләрендә, шулай ук урта һөнәри белем бирү уку йортларында сыйныф җитәкләгән педагогларга ай саен акчалата түләүләр каралган.
Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы белән төзелгән килешүләр нигезендә, әлеге максатларга федераль бюджеттан 3 299,2 млн сум бүлеп бирү планлаштырыла.
Гомуми белем бирү оешмалары педагогларына — 3 021,3 млн сум,
һөнәри белем бирү оешмалары педагогларына — 277,9 млн сум юнәлдереләчәк.
Нет комментариев