Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Тукай районының “Питрау” балалар фольклор ансамбле республикакүләм «Шома бас» бәйгесеннән җиңү белән кайтты (фото)

Беренче татар балетмейстеры Гай Таһировның тууына 110 ел уңаеннан уткәрелгән III Тукай районы Мәләкәс авылыннан Людмила Адамова җитәкчелегендәге "Питрау" балалар фольклор ансамбле, хореограф Татьяна Солдатова сәхнәләштергән "Кичке уен" хореографик-музыкаль күренеше белән I дәрәҗә лауреат дипломы алып кайтты. Фестиваль 28 нче ноябрь көнне Кәрим Тинчурин исемендәге драма театры бинасында үтте. Фестивальдә...

Беренче татар балетмейстеры Гай Таһировның тууына 110 ел уңаеннан уткәрелгән III Тукай районы Мәләкәс авылыннан Людмила Адамова җитәкчелегендәге "Питрау" балалар фольклор ансамбле, хореограф Татьяна Солдатова сәхнәләштергән "Кичке уен" хореографик-музыкаль күренеше белән I дәрәҗә лауреат дипломы алып кайтты. Фестиваль 28 нче ноябрь көнне Кәрим Тинчурин исемендәге драма театры бинасында үтте. Фестивальдә республиканың 13 районыннан 19 коллектив чыгыш ясады.

Зал тулы тамашачы биючеләрне җылы каршылады, алкышларга күмде. "Питрау" ансамбленең чыгышын жюри әгъзалары югары бәяләде. Безнең балаларның чыгышын караган коллективлар "менә, ичмасам, балалар,үзләре җырлыйлар, үзләре бииләр "- дип тел шартлатты, дип хәбәр итте ансамльнең сәнгать җитәкчесе Лидия Фәртдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев