Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Мәдәният

Татарстан музейлары яңа җиһазлар белән баетылачак

2026 елда Татарстанның мәдәни учаклары зур үзгәрешләр кичерәчәк.

«Гаилә» илкүләм проектының «Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы» федераль программасы кысаларында республика һәм муниципаль музейларны заманча җиһазлау планлаштырыла.

Моның өчен 26 072,9 мең сум күләмендә финанслау каралган. Шуларның 19 033,1 меңе федераль бюджеттан биреләчәк.

Бу акчалар түбәндәге учреждениеләрнең матди-техник базасын үстерүгә юнәлдереләчәк:

  1. Казан Кремле музей-тыюлыгы.

  2. ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее.

  3. Чаллы шәһәренең «Туган якны өйрәнү музее».

  4. Тукай районының «Гиндукуш сугышчан дан музее».

Музейларны заманча технологияләр белән җиһазлау мәдәни мирасыбызны киләчәк буыннарга җиткерүне һәм гаилә белән килүчеләр өчен ялны кызыклырак итүне максат итеп куя.

ТР Финанс министрлыгы матбугат хезмәте мәгълүматларыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев