Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Мәдәният

Татар эстрадасының күгендә районыбызның яшь йолдызы балкый

Миләүшә Фазылҗанова - татар эстрадасының яңа якты йолдызчыгы. Шуның кадәр матур, сөйкемле кызның моңлы үзенчәлекле тавышы беркемне дә битараф калдырмый, минемчә. Яшьләр дә, өлкәннәр дә «Яңа ел», «Яз килде», «Чия-чия», «Туган көнең белән, әни», «Яраткан әтиемә» җырларын аеруча яратып тыңлыйлар. Зәвык белән төшерелгән музыкаль клиплары да күз явын алырлык. Ә...

- Миләүшә, иҗат юлың ничек башланып китте, эстрада дөньясына ничек килеп эләктең?

- Минем иҗат юлым Тукай районының Яңа поселогы мәктәбендә укыганда башланып китте. Безнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Рания Зөлфәт кызы мине районның «Мини-мисс» бәйгесендә катнашырга чакырды. Мин бик сөенеп ризалаштым һәм бу бер дә юкка булмады. Әлеге конкурста җиңеп, «Мини-мисс - 2009» исеменә лаек булдым. Аннан соң миңа «Мини-мисс Татарстан» бәйгесендә көчемне сынап карарга тәкъдим ясадылар. Анда «Җырчы» номинациясендә җиңү яуладым. Мин моны бик горурланып әйтәм, чөнки жюри әгъзалары арасында Салават Фәтхетдинов белән Венера Ганиева да бар иде. Ә 2010 елда «Маленькая мисс Набережные Челны» титулын яуладым. Әлеге уңышларда туктап калмадым. 2011дә «Балкыш-14» бәйгесендә Гран-при бүләгенә лаек булдым. 2012 елда Бөтенроссия фестивалендә «Халык җырлары» буенча I урынга чыктым. «Татар кызы - таң йолдызы - 2013» конкурсында икенче урын алдым. Әле тагын 2013 елда «Җырлыйк әле» тапшыруында җиңеп чыктым. Һәм бик күп төрле бәйгеләрдә катнашып җиңү яуладым.

«PLANKA Music» продюссерлык үзәгенә без 2012 елда җыр яздырырга дип барган идек. Шуннан соң инде алар мине төрле концертларда катнашырга чакыра башладылар. Мин ризалаша идем, әлбәттә. Шулай итеп, мин үземә ышанып, эстрада дөньясына килеп кердем.

- Вокал буенча үсәргә, мондый уңышларга ирешергә кемнәр ярдәм итте?

- Яр Чаллыда Салих Сәйдәшев исемендәге 6нчы музыка мәктәбе укытучысы -Ләйсән Уразаева минем иҗади яктан үсүемә бик күп көч куйды. Шулай ук «PLANKA Music» үзәгенә, анда эшләүче Михаил Игнатов белән Гөлнара Мифтаховага, әти-әниемә, туганнарыма зур рәхмәтемне белдерәсем килә.

- Җырга-моңга сәләтең әниеңнән икәнен беләм. Ничек уйлыйсың, әтиеңнән нинди сыйфатлар характерыңда чагылыш тапкан?

- Минем әтием үз максатына ирешә торган кеше. Мин дә үз максатыма ирешергә телим икән, аңа ирешәм. Тырышам һәм бер урында туктап калмыйм.

- Репетицияләр, концертлар, клипларга төшү - болар барысы да укырга комачау итмәдеме? Ничек барысына да җитештең?

- Комачаулады дип уйламыйм. Бәләкәй чагымда ук әти-әнием: «Зур уңышларга ирешәсең килсә, тырышырга, ялкауланмаска кирәк», - диделәр. Аллага шөкер, укудан да калышмадым. Әлбәттә, дәресләремне калдырганым булды. Укытучыларым мине аңлап җибәрә торган иде.

- Популярлык килгәч, телевизордан клипларыңны күрсәтә башлагач, сыйныфташларың, дусларың белән мөнәсәбәтләрең үзгәрмәдеме?

- Юк, үзгәрде дип әйтмәс идем. Чөнки клиптагы ике җырым да әнием белән әтиемә багышланган. Дусларым минем өчен сөенделәр генә, миңа бик күп рәхмәт һәм мактау сүзләре җиткерделәр. Шушы җырлар өчен мин сүзләр авторы Алсу Васикова-Сафинага һәм җырга көй язган Михаил Игнатовка рәхмәтлемен.

- Тәнкыйтькә мөнәсәбәтең нинди? Тиз үпкәләмисеңме?

- Тәнкыйть булмый калмый инде ул, әлбәттә. Мин аларга риза гына. Әгәр тәнкыйть гадел булса, ул бит үсәргә, кимчелекләреңне бетерергә ярдәм итә. Ә мин иҗатымда камиллеккә омтылам.

- Хәзерге вакытта И. Аухадеев исемендәге Казан дәүләт музыка көллиятендә халык вокалы юнәлеше буенча укыйсың икән. Ни өчен халык вокалын сайладың?

- Әйе, мин IX сыйныфтан соң, Чаллыда Гали Акыш исемендәге 84нче лицейны яхшы билгеләргә тәмамлап, 2015 елда Казанга музыка өлкәсендә укырга киттем. Остазым Римма Ибраһимова булды. Халык вокалы күңелемә бик якын, чөнки әби-бабаларыбыз башкарган халык җырларын аеруча яратам.

- Иҗатыңны яратучыларга нинди яңалыклар көтәргә?

- Күптән түгел минем яңа альбом язылды, шуны дөньяга чыгарырга җыенам, Алла теләсә.

P. S. Миләүшә Фазылҗанованың күбрәк фотоларын һәм райондашыбызның клипларын «Вконтакте» социаль челтәрендәге «Якты юл» («Светлый путь») газетасының рәсми төркеменнән (http://vk.com/club54482574) карый аласыз. Безнең белән калыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев