Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Муса Җәлилнең тууына 120 ел

Өзелгән җыр эзеннән

Бүген татар шагыйре, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең тууына 120 ел. Гомеренең соңгы минутларында да Ватанына тугры калган, үлемгә барганда да үзенә җырны юлдаш иткән герой-шагыйрьнең батырлыгы һәм шигырьләре халык хәтерендә мәңге сакланыр.

...Тоткыннар сүзсез генә атлый бирде. Җәлил алдыннан барган Зиннәт Хәсәнов бер генә мизгелгә артына карап алды. Аның күзләре чиксез сагыш белән тулган иде. Араларында иң яшь, әле өйләнергә дә өлгермәгән Зиннәтнең шушы халәтен күргәч, аны кызганудан Мусаның тәннәре чымырдап китте, йөрәге чәнчеп куйды. Җәлилнең бу яшь егеткә ярдәм итәсе: тынычландырасы, күңелен күтәрәсе килде. Ләкин мондый чакта, үлемгә санаулы минутлар гына калганда, ничек итеп, нинди сүзләр белән юатырга мөмкин соң кешене? Шуның өстенә Җәлилнең үзенең дә күңеле тулып ташырга тора. Юк, мондый чакта сүзләр генә көчсез булыр иде. Бу минутта Зиннәткә дә, бүтән иптәшләргә дә һәм үз-үзеңә дә тик бер нәрсә – җыр белән генә ярдәм итәргә мөмкин иде. Һәм Муса, бөтен ихтыяр көчен җигеп, җыр башлады:

Кара карлыгач микән,

Сары сандугач микән..

Сакчылар, бу көтелмәгән хәллә шаккатып, бер мәллә югалып калдылар.

Ул арада Жәлил башлаган җырны иштәшләре күтәреп алды.

-Ферботен! Ярамый! - дип кычкырды өлкән сакчы, коты алынып. Ләкин кычкырудан ни файда: үлемгә санаулы минутлары гына калган тоткыннарны ул берни дә эшләтә алмый иде. Ә җыр һаман көчәя бара. Хәзер инде иелгән башлар күтәрелгән, тоткыннарның жилкәләре турайган, йодрыклары нәфрәтләнеп йомарланган, адымнары акрынайган, әмма нык һәм ышанычлы иде. Моңарчы һәрвакыт шомлы тынлык хөкем сөргән Плетцензее төрмәсендә Идел буйларында туган җыр, татар җыры яңгырый һәм ул җырның моңы, төрмәнең биек стеналарын үтеп чыгып, бөтен дөньяга тарала шикелле иде...

Рафаэль Мостафин «Өзелгән җыр эзеннән»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев