Муса Җәлил иҗаты – халык хәтерендә: Люция Җәлилова истәлекләре
Татар-информ мәгълүмат агентлыгында «Муса Җәлил Россиянең тарихи-мәдәни киңлегендә» Бөтенроссия фәнни конференциясенә багышланган матбугат очрашуы узды. Очрашуда каһарман-шагыйрь Муса Җәлилнең олы кызы Люция Җәлилова әтисенең иҗатын халыкка җиткерүе һәм аны саклап калу турында фикерләре белән уртаклашты.
Бүген Татар-информ мәгълүмат агентлыгында «Муса Җәлил Россиянең тарихи-мәдәни киңлегендә» Бөтенроссия фәнни конференциясенә багышланган матбугат очрашуы узды. Чарада каһарман-шагыйрь Муса Җәлилнең олы кызы, җәмәгать эшлеклесе Люция Җәлилова да катнашты.
Хәзерге вакытта Санкт-Петербургта яшәүче Люция Җәлилова журналистларга әтисенең иҗатын халыкка җиткерүне үзенең бурычы итеп күрүен сөйләде. Аның сүзләренчә, Муса Җәлил шигырьләре аның тормышында балачактан ук зур урын алып тора.
«Әтиемнең шигырьләрен 9 яшемнән үк мәктәпләрдә, ял йортларында сәхнәдән сөйли идем. Бүген дә, Санкт-Петербург мәктәпләрендә һәм төрле чараларда чыгыш ясап, аның иҗатын пропагандаларга тырышам. Кайчак киң җәмәгатьчелеккә аз билгеле шигырьләрен дә укыйм. Тамашачы моны җылы кабул итә», — диде ул.
Фото һәм мәгълүмат Татар-Информ сайтыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев