Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Муса Җәлилнең тууына 120 ел

Ясалма фәһем ярдәмендә Муса Җәлилгә багышланган видеоконкурс игълан ителде

Ясалма фәһем кулланып, Муса Җәлилгә багышланган видеоролик әзерләргә теләүчеләр өчен иҗади конкурс старт алды. Бәйгене «Питер.Татар» порталы һәм Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллеге оештыра.

Ясалма фәһем кулланып, Муса Җәлилгә багышланган видеоролик әзерләп, иҗади конкурста катнашырга мөмкин. Бу хакта Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллеге хәбәр итә.

Бәйгене Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе татарларының «Питер.Татар» порталы Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллеге белән берлектә оештыра.

Конкурс җиңүчеләре вәкиллек тарафыннан дипломнар һәм истәлекле бүләкләр, шулай ук «Питер.Татар» порталыннан акчалата призлар белән бүләкләнәчәк:
1 нче урын – 5000 сум,
2 нче урын – 3000 сум,
3 нче урын – 2000 сум.
Моннан тыш, җиңүчеләр турында порталда аерым мәкалә дә басылып чыгачак.

Видеороликларны 20 февральгә кадәр piter.tatar@yandex.ru электрон почтасына юлларга кирәк. Конкурс нәтиҗәләре 2026 елның 23 февралендә игълан ителәчәк.

Чыганак: https://vatantat.ru/news/musa-alilga-bagyslangan-baige-igielan-itelde-112193

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев