Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Муса Җәлилнең тууына 120 ел

ҖӘЛИЛ РУХЫ ЯШИ...

Муса Җәлил безнең буын өчен һәрчак батырлык үрнәге булды. Аның исеме белән аталган теплоходлар йөзә, самолетлар оча. Герой-шагыйрь исемен йөртүче урам, бистәләр бар. Шәһәребездә дә Муса Җәлил исеме белән бәйле урыннар шактый. Муса Җәлил исемен йөртүче проспект, шагыйрь сыны куелган ял паркы бар.

Шәһәр үзәк китапханәсенең әдәбият тарихы музеенда тарихи материаллардан тупланган «Җәлил почмагы» эшли. 80 нче еллар ахырында, шәхсән минем үземә Җәлил эзләреннән йөреп, Волхов фронты – «Үлем үзәне»ндә булырга туры килде. Ул урыннардан алып кайткан экспонатлар (солдат каскасы, солдат медальоны, алюмин кашык, көзге, булавка, снарядлар), фотосурәтләр укучыларда зур кызыксыну уяталар. Һәм шәхсән минем үземә ТР милли архивында һәм ТР тарихи һәм сәяси документлар архивында булырга, аннан шагыйрь тормышына бәйле шактый гына фотоларның, тарихи документларның күчермәләрен алып кайтырга насыйп булды. Алар арасында шагыйрьнең 1934 елның 20 июнендә язучылар оешмасына кабул итүләрен сорап үз куллары белән язган гаризасы бар. Тагын бер уникаль документ – үз куллары белән 1940 елның 10 мартында язган автобиографиясе. Автобиография урыс телендә язылган.

Тагын бер бик кадерле ядкарь – Җәлилнең Татарстан Югары Советы Президиумы председателе Гази Динмухаметовка сугыш кырыннан язган хаты. Анда мондый юллар бар: «...Фронтның чын геройларын, командир һәм сугышчыларны, шулай ук газетада яктырту, анализ ясау өчен боевой эпизод һәм боевая операцияләрне бары фронтның алгы сызыгында гына күреп була. Мин үз фротыбызның бөтен почмагында булып, шактый нәрсә күрергә, шактый хәлләрне баштан кичерергә өлгердем инде. Зур батырлыклар күрсәтеп орден-медаль алган байтак татар егетләрен дә күрдем. Алар турында «Кызыл Татарстан»га язам, шулай ук, монда чын-чынлап, шигырьдә әйткәнчә, бер үк вакытта каләм һәм автомат белән сугышырга туры килә...».

Архивтан алып кайткан материаллар арасында Белгия гражданины Андре Тиммерманска карата язылган характеристика да бар. Аны 1965 елның 27 декабрендә Мирсәй Әмиров рус телендә яза.

Билгеле булганча, төрмәдәш дуслары Ә. Терегулов 1946 елда Җәлилнең 60 шигыре язылган блокнотын, А.Тиммерманс 1947 елда тагын бер дәфтәрен Язучылар берлегенә тапшыралар. Ә 1956 елның 2 февралендә, Татарстан Югары Советы указы белән, Муса Җәлилгә Советлар Союзы Герое исеме бирелә, ә «Маобит дәфтәрләре» өчен илебезнең, ул чорның иң зур бүләге – Ленин премиясе белән бүләкләнә.
Муса Җәлил 1956 елда тулысы белән аклана. Әмма шагыйрьне искә алу кичәсе. 1966 елда гына, аңа 60 ел тулу уңае белән үткәрелә. Кичәгә Рәсәйнең төрле почмакларыннан язучылар һәм Муса Җәлил язмышына кагылышы булган шәхесләр килә.

Бу хакта архивтан алып кайтылган, әдәбият тарихы музеенда сакланган документлар сөйли. Алар арасында: И.Җәлилов (Ибраһим, шагыйрьнең абыйсы), К.Симонов (язучы, Мәскәү), А.Тиммерманс (Белгия), Д.Кугультинов (язучы Калмык) һәм башкалар була.
Күчермә документлардан күренгәнчә 1966 елда Татарстан китап нәшрияты Җәлилнең китапларын бастырырга алынуын, Татарстанның почта идарәсе Җәлил сурәте белән маркалар чыгаруны планга кертүен хәбәр итә. Бу кызыклы мәгълүматлар белән шәһәрдәшләребез шәһәр үзәк китапханәсенең әдәбият тарихы музеенда таныша алалар.

«Гомерем минем моңлы бер җыр иде,
Үлемем дә яңгырар җыр булып», – дип язган шагыйрь. Аның исеме, чыннан да, үлемсез җырга әверелде. Җәлилне үстергән халык исән вакытта, аның батырлыгы да истә, шигърияте дә мәңге күңелләребездә яшәр.

Роза Хәмидуллина, шәһәр үзәк китапханәсенең әдәбият тарихы музее җитәкчесе,
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев