Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Милли тәрбия

Кнәз мәктәбеннән — «Кояшкай»га бүләк!

Кнәз мәктәбенең «Беренчеләр хәрәкәте» активлары үзләре ярдәмгә алган «Кояшкай» балалар бакчасына барып, нәниләр өчен чын бәйрәм оештырдылар!

Мәктәп укучылары бакчада тәрбияләнүчеләргә курчак театрын тәкъдим иттеләр. «Беренчеләр әкияте» Идел буе халыклары, аларның риваятьләре һәм мәдәнияте белән таныштыруга багышланган иде. Нәни тамашачылар зур кызыксыну белән халык хикәятләренең серле дөньясына чумдылар, төбәгебездә яшәүче төрле халыкларның традицияләре һәм гореф-гадәтләре турында бик күп яңа мәгълүмат белделәр.

Чара барышында нәниләр хикәяләр генә тыңлап калмадылар, ә халкыбызның милли уеннарында да актив катнаштылар. Бу аларга Идел буе рухын һәм атмосферасын яхшырак тоярга ярдәм итте. Бәйрәм барлык катнашучыларны күңелле һәм бердәм биюгә җыйган «Беренчеләр хәрәкәте» якты флешмобы белән тәмамланды!

Мондый чаралар балаларның дөньяга карашын киңәйтә, күпмилләтле халкыбызның мәдәнияте белән таныштыра һәм аны хөрмәт итәргә өйрәтә, үзара дус-тату булып, аңлашып яшәргә өнди.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев