Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Югары сыйныф укучылары авыл хуҗалыгы юнәлешендәге уку йортлары вәкилләре белән очрашты

Шушы көннәрдә өлкән сыйныф укучыларына һөнәр сайлауда ярдәм итү максатыннан, махсус чара оештырылды. Очрашуга Казан дәүләт аграр университеты һәм Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе вәкилләре килгән иде.

Әлеге чараның барышында район башлыгы Васил Хаҗиев чыгыш ясады.

- Һөнәр - кулдагы алтын беләзек, диләр. Әмма бу мәкаль чынлыкка туры килсен өчен, чын-чынлап күңелеңә яткан һөнәрне сайлау мөһим. Әлеге эш җиңелләрдән түгел. Алдагы бөтен тормыш күп очракта яшьлектә кабул ителгән карарга бәйле бит. Артист буласың киләме синең, хисапчымы, инженермы, механизатормы - эш анда гына түгел. Хикмәт сайланган һөнәреңнең остасы була белүдә, башка бернинди һөнәргә дә алыштырмаслык итеп шөгылеңне гомерлеккә сайлауда. Шул очракта гына һөнәр утта янмый, суда батмый торган хәзинәгә әверелә ала, - диде район башлыгы.

Шулай ук Казан дәүләт аграр университетының физика һәм математика кафедрасы мөдире Равил Ибәтов һәм Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясенең ветеринария-санитария экспертизасы кафедрасы профессоры Галия Йосыпова чыгыш ясадылар. Уку йортларыннан килгән вәкилләр бик күп кызыклы мәгълүмат бирделәр, үзләрендә укучы студентларның уку һәм яшәү шартлары турында сөйләделәр, укырга керү кагыйдәләре белән таныштырдылар. Уку йорты вәкилләре сүзләренә караганда, бүгенге көндә республиканың авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү оешмаларына югары технологияләр белән эшли алырлык белгечләр, механизаторлар һәм башка хезмәткәрләр бик кирәк. Шуңа да авыл хуҗалыгы белгечләре әзерләүче уку йортларында максатчан стипендияләр булдырылган. Һөнәр сайлау алдында торган егет-кызларга уйланырга киңәш иттеләр һәм авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәте һәрвакыт хөрмәткә лаек икәнлеген ассызыкладылар.

Очрашуга килгән укучыларның да фикерләрен сорашабыз.

- Төзүче һөнәрен үзләштерергә ниятләп торам. Бу өлкә белән бәйле уку йортлары таләп иткән фәннәр буенча имтиханнар бирергә җыенам. Минем бер дә авыл хуҗалыгы белән бәйле һөнәрне начар дип әйтәсем килми. Төзүче - минем күңелемә яткан һөнәр, - диде Комсомолец авылы мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы Илназ Сәлимгәрәев.

- Мин үзем Чаллы шәһәренең педагогия университетына керергә карар иткән идем. Бүген дөрес юнәлеш сайладыммы икән дип уйландым. Авылда үскәнгә күрә, илне туйдыручы, кешелекне алга алып баручы авыл хуҗалыгы тармагы миңа бик якын. Авыл хуҗалыгы юнәлешендәге уку йортларындагы уку һәм яшәү шартлары, укырга керү кагыйдәләре турында хәзер хәбәрдар. Бәлки, нәкъ шушы уку йортларына гаризаны тапшырырмын, - дип сөйләде безгә Теләнче Тамак авылы мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы Лилия Солтанова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев