Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Мәгариф

Хәтер сагында: Тукай районында «Җиңү диктанты» узды

24 апрельдә Тукай районының барлык мәктәпләрендә «Җиңү диктанты» халыкара тарихи-патриотик акциясе оештырылды.

Бөек Җиңүгә багышланган бу чара тарихи хәтерне саклау, яшь буында үткәнебезгә карата горурлык хисен арттыру һәм сугыш вакыйгаларын тирәнрәк өйрәнүне максат итеп куя.

Бәйрәм рухында үткән әлеге вакыйгага укучылар һәм педагоглар белән беррәттән, мәртәбәле кунаклар да кушылды. Катнашучылар Бөек Ватан сугышы елларына кагылышлы сорауларга җавап биреп, үз белемнәрен сынап кына калмады, ә совет халкының каһарманлыгына һәм үлемсез батырлыгына тирән ихтирамын да белдерде.

 

Район мәктәпләрендә мондый акцияләрне үткәрү традициягә әверелеп, яшьләрне ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләүдә зур этәргеч булып тора.

Фото: район мәгариф идарәсеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев