Теләнче-Тамак авылы мәктәбендә ремонт эше ничек бара?
Быел Тукай районында мәгариф учреждениеләренә капиталь ремонт ясау программасы кысаларында, Теләнче-Тамак урта мәктәбенә дә капиталь ремонт ясалачак.

– Мәктәбебез 1976нчы елгы. 2014 елда биредә өлешчә генә ремонт ясалган иде: түбә ябылды, тәрәзәләр алмаштырылды, җылылык системасы урнаштырылды һәм кабинетлардагы кайбер ишекләр яңартылды.

Бу елны менә кабаттан олы эшкә – капиталь ремонтка тотындык. Мәктәпнең беренче каты тулысынча төзекләндереләчәк, спорт залы яңа булыр дип көтәбез, моннан тыш икенче һәм өченче катта түшәмнәр тарттылачак һәм ут челтәрләре яңартылачак.

Бүгенге көндә беренче катта тулаем демонтаж ясалды. Спорт зал, әйтик, 70 процентка әзер. Мәктәптә 152 бала укый, барысы бергә 12 сыйныф. Ремонт булу сәбәпле, алар икенче һәм өченче катта укыйлар. Барысы да 1нче сменада белем ала, – дип аңлата мәктәп директоры Лилия Исхакова.
Мәктәптә 15ләп төзүче эшли. Белем йортын 1 августта куллануга тапшырырга планлаштыралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев