Татарстанның яшь талантлары «Яшь оста» чемпионатында өстенлек күрсәтте
Тукай районының балалар бакчаларына йөрүче кечкенәләребез республикакүләм «Яшь оста» чемпионатында искиткеч нәтиҗәләргә иреште.
«Колосок» балалар бакчасында тәрбияләнүче Маслова Ульяна югары осталык дәрәҗәсен күрсәтеп, I урын яулады. «Ромашка» балалар бакчасында тәрбияләнүче Хасанова Регина «Иң күркәм эш» номинациясендә бүләкләнде, жюрины иҗади фикере һәм тырышлыгы белән сокландырды.
Чемпионат Татарстанның 22 шәһәр һәм районыннан килгән экспертларны, остазларны, волонтерларны һәм оештыручыларны берләштерде. Кырыс конкуренция шартларында безнең яшь катнашучыларыбыз балалар бакчаларында югары әзерлек дәрәҗәсен расладылар.
Яшь талантларыбызга яңа җиңүләр һәм якты казанышлар телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев