Россиядә педагогика белгечлегенә керү кагыйдәләре үзгәрә
Мәгариф министрлыгы педагогик юнәлешләргә укырга керүче абитуриентлар өчен БДИ таләпләрен яңарта. Хәзер профильле юнәлешләргә керүчеләргә җәмгыять белеме урынына сайланган фәннән имтихан тапшырырга туры киләчәк, дип хәбәр итә министр Сергей Кравцов.
Яңа үзгәрешләргә караганда, «математика», «физика/астрономия», «информатика», «химия», «биология», «рус теле» һәм «әдәбият» профильләренә кергән абитуриентлар җәмгыять белеме буенча БДИ тапшырудан азат ителә. Аның урынына алар үз профильләре буенча имтихан бирәчәк.
Министр сүзләренчә, бу яңалыклар педагогика өлкәсендә югары квалификацияле белгечләр әзерләүгә юнәлтелгән. Боерык 2026 елның 1 сентябреннән гамәлгә керәчәк, ә үзгәртелгән кагыйдәләр 2027/2028 уку елында кабул итү кампаниясе вакытында кулланыла башлый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев