Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Мәгариф

Новотроицкое авылы мәктәбе директоры: «Дизайн проектын да үзебез уйладык»

Татарстан рәисе тарафыннан кабул ителгән махсус программа нигезендә мәктәпләрдә ремонт эшләре дәвам итә. Новотроицкое урта мәктәбендә дә капиталь төзекләндерү бара. Хәзерге вакытта 3нче катта һәм спорт залында эш гөрли.

2600 квадрат метр мәйданлы өч катлы Новотроицкое авылы мәктәбе 1981 елда ук төзелгән булган инде. Әнә шул еллардан бирле мәктәпкә вак-төяк ремонт ясалса да, болай зурдан кубып, миллион сумнарга ремонт үткәргәннәре булмаган әле. 2015 елда биредә косметик ремонт булган булуын, тәрәзәләрне алмаштырганнар, түбә дә ябылган. 

– Ремонт өчен республика бюджетыннан акча бүлеп бирелде, – дип аңлата мәктәп директоры Рәдис Абдульминов. – Моңа барыбыз да – мәктәп коллективы да, ата-аналар да, авылдашлар да бик шатландык. Мәктәбебез зур, укучылар саны да чагыштырмача югары. Безгә бит Новотроицкоедан кала, Суровка, Күперле, Шөкрәле, Калиновка авылларыннан килеп укыйлар. Балаларны йөртергә 4 автобус бар, тагын 2 автобус кайтырга тиеш. 

Ремонтның подрядчигы – Чаллының «Спецпокрытие» оешмасы. Хәзер биредә төзелеш тулы куәтенә дәвам итә. 

– Башлангычлар блогы тулысынча ремонтланды. Мәктәпнең 1нче һәм 3нче катында инженерлык челтәрләре, электр белән тәэмин итү системасы, интернет чыбыклары сузылды. Төзүчеләр актлар залын ремонтлап бетерделәр. Бүгенге көндә төп эшләр спорт залында һәм 3нче катта башкарыла. Биредә уку кабинетларына тулысынча ремонт ясала. Көн саен биредә 30-40 кеше эшли. Балаларның каникул вакытларында эшләр икеләтә арттырылган темп белән барды. Билгеле, уку вакытында ремонт эшләренә бераз үзгәртүләр кертәбез. Әмма моңа карамастан уку сәгатьләре кыскартылмады, без 2нче сменада укучылар санын гына арттырдык, – дип дәвам итә мәктәп директоры.

Бу елның гыйнвар аенда башланып киткән капиталь ремонт эшләрен август башына тапшырырга планлаштыралар. 

Рәдис Раилович мәктәптә барган эшләр белән тулысынча таныштырды. Аеруча да башлангыч сыйныфлар укый торган блокны матур итеп бизәгәннәр, стеналарны да килешле буяганнар. Актлар залына кергәч, иң беренче чиратта, аның зурлыгына һәм яктылыгына игътибар иттем. Стеналарында Новотроицкое авылының «Өмет» мәчете, Живоначальная Троица гыйбадәтханәсе, «Лидер» атлар спорт клубы атлары һәм бәхетле гаилә тасвирланган. 

– Бөтен дизайнын подрядчик белән үзебез уйладык. Актлар залын кешенекенә охшамаган, нәкъ безнең авыл җирлеген чагылдырып торган рәсемнәр белән бизисе килде. Бик уңышлы чыкты дип уйлыйм, – ди мәктәп директоры. Моннан тыш җитәкче төзүчеләрнең алга таба ашханәгә кереп, биредә ремонт эшләрен башлаячаклар дип әйтте. 

– 2022 елда ашханәбезнең аш пешерү блогында ремонт ясалган иде. Инде балаларның ашау залына төзекләндерү көтәбез. Биредә идәннән алып, стеналарга, түшәмгә кадәр ремонт ясалачак, – дип өсти Рәдис Раилович. 

Уңайлы эш һәм уку шартлары, әлбәттә, укучыга да, укытучыга да турыдан-туры тәэсир итә.

«Безнең мәктәптә бүгенге көндә 29 сыйныф, шул исәптән 678 бала белем ала. Коллективта 43 кеше. Шунысы аеруча да сөенечле: укучылар да, укытучылар да, хәтта ата-аналар да вакытлыча кыенлыкларга аңлап карыйлар. Ремонт булгач, аларсыз булмый. Әмма бергә эшләгәндә, бердәм булганда – мондый авырлыкларга җиңел карыйсың», – дип куя мәктәп директоры.  

Шактый яңартылган һәм төзекләндерелгән бина Новотроицкое укучыларының һәм мәктәп коллективының кәефләрен күтәрми калмас. Сүз уңаенда, Рәдис Абдульминов, якын киләчәктә мәктәп белән янәшә 4 катлы тагын бер уку корпусын да төзергә планлаштырулары турында хәбәр итте. Ул 680 балага исәпле булачак. Укучылар бар, мәктәп кирәк. Димәк, авылда киләчәккә шулай ук өмет бар дигән сүз. Ремонт эшләрен исән-сау башкарып чыгып, укучыларга да, укытучыларга укыту-тәрбия эшләрендә уңышлар гына телисе кала.

КҮБРӘК ФОТОЛАР МОНДА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев