Круглое Поле мәктәбендә «Герой портреты» акциясе узды
Круглое Поле поселогы мәктәбендә Бөтенроссия «Герой портреты» акциясе узды. Укучылар махсус хәрби операциядә катнашучы батырларга багышлап рәсемнәр ясадылар, Ватан сакчыларына рәхмәт белдерделәр.
Мәктәп укучылары ясаган портретларның берсе махсус хәрби операциядә катнашучы Руслан Фиргат улы Сафинга багышланды. Балалар үз рәсемнәрендә геройның тышкы кыяфәтен генә түгел, ә аның көчле рухын, батырлыгын һәм ныклыгын да чагылдырырга тырыштылар.
Укучылар өчен бу гади иҗади эш кенә түгел, ә чын патриотизм һәм гражданлык дәресе дә булды. Мондый чаралар яшь буынга батырлыкның мәгънәсен тирәнрәк аңларга, илебезнең тынычлыгын һәм иминлеген саклаучыларны онытмаска ярдәм итә. Әлеге акция балаларда тарихка хөрмәт тәрбияли һәм Ватан геройлары белән горурлану хисе уята.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев