Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Кешелек алдында торган экологик проблемаларны Тукай районы Мусабай-Завод авылында ачыкладылар

Мусабай-Завод урта мәктәбендә "Җирнең язмышы безнең кулларда" дигән исем астында экология дәресе үтте. Чара Тукай муниципаль районы башлыгының ришвәтчелеккә каршы эшләр буенча ярдәмчесе Робис Гатиятуллин, авыл җирлеге башлыгы Фәридә Әгъләҗева, мәктәп директоры Николай Марсалов һәм укытучылар катнашында узды. Биология-химия укытучысы Ф. Абдуллина кешелек алдында торган экологик проблемаларны ачыклады, укучылар белән...

Мусабай-Завод урта мәктәбендә "Җирнең язмышы безнең кулларда" дигән исем астында экология дәресе үтте. Чара Тукай муниципаль районы башлыгының ришвәтчелеккә каршы эшләр буенча ярдәмчесе Робис Гатиятуллин, авыл җирлеге башлыгы Фәридә Әгъләҗева, мәктәп директоры Николай Марсалов һәм укытучылар катнашында узды. Биология-химия укытучысы Ф. Абдуллина кешелек алдында торган экологик проблемаларны ачыклады, укучылар белән бергә чишү юлларын эзләде.

Дәрес вакытында җирле материал киң кулланылды. Авылыбыз шагыйрәсе Рәисә Вәлитованың туган як табигатенә сокланып язган шигырьләрен укыдык. Экология дәресе Мусабай авылы гимнын җырлау белән тәмамланды.

Дәрес барышында башыма төрле уйлар килде.Соңгы вакыттта без экология дигән сүзне көннән-көн ешрак кабатлый башладык. Экология - тирә-як мохит белән организмның үзара мөнәсәбәтен өйрәнүче фән. Ә ни өчен экология хәзер көн кадагында торган мәсьәләгә әйләнде? Без, укучылар, бу очракта нәрсә эшли алабыз? Кешеләр табигать өчен кемнәр соң? Кунакмы, хуҗамы?.. Кунак булсаң, тыйнак бул, дигәннәр борынгы бабаларыбыз. Юк, кеше табигатьтә кунак түгел, чөнки кунакларча кыланмый... Алайса, хуҗамы? Тагын да юк. Һәр хуҗа үз хуҗалыгыннан файдалану белән бергә аның киләчәген, иртәгәсе хәлен дә кайгырта. Ә кешеләр табигатьне чын мәгънәсендә талый, инде авыр хәлдә булуын, артыгына түзеп тора алмаячыгын белсә дә, һаман ерткычларча, вәхшиләрчә куллануын дәвам итә. Балалар белән сөйләшү, аралашу вакытында шундый нәтиҗәгә килдек: иң мөһиме - табигать байлыкларыннан файдаланганда аны бозмаска, табигать эчендә булган катлаулы бәйләнешләрне таркатмаска кирәк, дип яза безгә Мусабай-Завод авылы мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Хәмидуллина Альбина.

...Ап-ак карда гөлҗимешләр яна,

Шәүләләре балкый шәфәкътә...

Ә бездән соң җирдә нәрсә кала?!

Күпме еллар шунда яшәп тә...

Замандашым, сиңа киләм бүген:

Балкый алырбызмы без шулай?!

...Ерак күктән гүя бер гамь иңә:

Шәфкатьле бул, кешем! - ди бугай...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев