Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Тукай районы сәхнәсендә - «Ул бит кичә иде»

Күзкәй авылы үзешчәннәре бу юлы Айгөл Әхмәтгалиеваның шул исемдәге ике пәрдәлек моңсу комедиясен сәхнәлештергән. «Якты юл» газетасын укып баручылар яшь язучының үзенчәлекле матур тел белән язылган, тормышчан хикәяләре белән таныштыр. Бу юлы без рәхәтләнеп аның сәхнә әсәрен карадык. Көлдек тә, уйландык та. Беренче карашка исеме әлләни тирән уйларга этәрми сыман...

Комедиянең беренче пәрдәсендә үк берәм-берәм әсәр геройлары белән танышасың, аларны төрле көлкеле хәлләрдә күреп, рәхәтләнеп көләсең. Баштан ук әйтеп куясым килә, комедияне сәхнәгә куючы режиссер Гөлфия Әхмәтҗанованың тагын бер уңышлы эшләренең берсе бу. Беренчедән, рольләр бик дөрес бүленгән. Бу үзе үк спектакльне уңышка китерә. Икенчедән, әсәрнең телен саклаганнар, артистларның һәрберсе образга шул кадәре оста керде, үзеңне сәхнәдә барган вакыйгалар эчендә яшәгәндәй хис итәсең. Вакыйга сөйгән иреннән аерылган кырык яшьлек ялгыз хатын Диләрә өендә бара, әсәрдәге вакыйгалар да аның тирәсендә әйләнә. «Бәби китерә алмадым, ә Шәүкәтем бала дип тилмерде. Ул бәхетле булсын, балалар үстерсен дип аерылдым», - ди ул. Сөйгән кешеңне бәхетле итәргә омтылу үзе бер геройлык, күңел сафлыгы түгелмени?! Әлеге рольне Ләйсәнә Васикова башкарды. Мәктәптә укыганда ук сәхнәдә үскән кызның театрда бу беренче адымнары гына булса да, ул автор хыялында туган образга оста керде, инандырырлык итеп уйнады. Аның якын дусты Тәнзилә ролендә - җилбәзәк, усал һәм үткен хатыннар рольләрен башкаруы белән танылган Гөлфия Әхмәтҗанова. Тамашачы аны һәрвакыт яратып, алкышлап каршылый. Аның геройлары, гадәттә, дуамал, сабырсыз, шау-шулы, ә күңелләре хөсетсез, үтә самими була. Бу юлы да ул әле ишектән кереп, сүз әйтергә дә өлгермәде, залдагылар рәхәтләнеп көлергә тотынды. Чөнки «ду» китереп килеп керде ул. Бу әсәрдә аның герое беренче карашка дөньяга бик оста яраклаша торган биләмче, җилбәзәк хатын сыман тоелса да, Гөлфия аны тамашачыга берәүнең бердәнбере, сөеклесе итеп күрсәтә белде. Ә Тәнзиләнең ире көнче, сабырсыз, әмма саф күңелле, теләсә нинди эш кулыннан килә торган Зөлфәт ролен башкарган Айрат Сәхаповны театр сәхнәсе ветераны дисәң дә була. Мин белгән 10-15 ел эчендә генә дә нинди генә рольләр башкармады ул! Аның геройлары чын, тормышчан була. Бу юлы да сәләтенә тугры калды.

Комедия шуңа да комедия инде ул, аны күңелле дә, көлкеле дә иткәне - кызыклы персонажлар. Монда - җитмешкә җитеп килә торган Нургали карт. Диләрә балык ярата дип, атлаган саен сәхнәгә чистартылган, туралган балык салынган майонез савыты күтәреп килеп керүе, яшь хатынны тузга язмаган шигырьләре белән тинтерәтүе үзе бер кызык. Тамашачылар самими карттан рәхәтләнеп көләләр. Чөнки бу образны сәхнә ветераны Гали Миңгалимов шул кадәре килештереп башкара - ул вакыйгалар эчендә яши: сөенә, борчыла, кайчагында, канатлар куйгандай, очып кына йөри. Баксаң, аның Нургали карты Диләрәгә гыйшык тотып йөри икән ич! Тәнзиләнең: «Диләрә сиңа кияүгә чыгарга җыена бит», - дип шаяртуын чынга алып, кибеткә йөгерә, яңа костюм алып кия, банктан җыелган бөтен пенсия акчасын ала. Янәсе, яңа тормыш башлый. Арттагы рәтләрдә берәү: «Вәт җүләр карт», - дип тә куйды. Юк, җүләр түгел ул, сабый бала кебек керсез күңелле, самими. Кадерле кешесен югалтуы, заяга үткән еллары, ялгыш-хаталары картлыгында дөньяга карашын, гаилә дигән изге учакка мөнәсәбәтен үзгәрткән аның. Картлыкка бил бирмичә өр-яңадан башлап яшәргә аның нияте. Әмма алай булмый ул. Автор, минемчә, шуны әйтергә тели. Төзәтеп булмый торган ялгышлар да була шул. Әнә бит Нургали дә: «Яшәгәндә кадерен белмәдем, салмыш баштан авыр сүзләр дә әйтелгәндер, - дип үкенә. - Хатын-кызны я исерек, я көнче ир картайта. Васыятем шул: хатыннарның кадерен белегез, ялгыз калмагыз, өч көнлек бу дөньяда бер-берегезне хөрмәтләп яшәгез», - ди ул. Зал аның сүзләрен алкышлар белән хуплый.

Геройлар белән якыннанрак танышкан саен аларның холык-фигыльләре, күңел түрләрендә йөрткән серләре, йөрәк яралары ачылуын күрәсең. Кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең иң риясызы, иң чистасы чагылыш тапкан бу моңсу комедиядә. Әнә бит очраклы таксист кыюсыз Әсхәтне (аны Илнар Мосавиров оста башкарды) язмыш саф күңелле Диләрә белән очраштырды. Автор бу ике гашыйк тирәсендә шундый кызыклы борылышлар ясаган, көлеп хәлләр бетте. Аның каравы вакыйгаларның чишелеше күңелле булды. Ә бу чишелештә Әсхәтнең сеңлесе, замана баласы Римма зур роль уйнады. Аны талантлы кызыбыз Алия Асылмәрдәнова бик килештереп башкарды.

Кеше хисләренең тирәнлеген ачып бирүдә җырның әһәмияте гаять зур. Җыр яраткан кеше еш кына яшерен серләрен җыр аша ача. Сөю хисен ачарга кыймый йөргән Әсхәт Диләрәгә гашыйк булуын җыр аша ачса (Илнар матур тавышлы җырчы бит), тамашаның ахыры тагын да отышлырак булыр иде.

Озын сүзнең кыскасы, зал тутырып тамашачылар җыелуы да, тынып тормаган алкышлар да үзешчән театрыбызның абруе үсә баруы турында сөйли.

Заһидә Нәбиуллина.
Күзкәй авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев