Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Тукайлылар Сабан туен үткәрергә өлгерде, ә кайбер районнарда аны күчерергә туры килде

Быелгы район Сабан туеның барышы башка еллардан әлләни аермалы булмады. Гадәттәгечә, кыр батырларын, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен, аннары көрәш батырларын зурладылар. Бәйрәмне шимбә көнне уздыручылар өлгереп калды, ә менә якшәмбе Сабан туена барырга җыенучыларны иртә таңнан куркыныч хәбәр каршы алды: Зәй - Яр Чаллы юлында пассажир автобусы коточкыч һәлакәткә очрап, 14...

Районда Сабантуй шимбә көнне узды. Елдагыча, бу юлы да Кызыл Байрак авылы янындагы аланда өстән яңгыр явып торды. Халык башта бик күп булмаса да, соңрак җыелды. Әле берничә ел элек кенә мәйдан тирәли тезелгән халыкны аралап уртага үтү дә кыен була торган иде, быел кайда түбәле утыргычлар бар, халык күбрәк шунда гына өелде. Әллә шул яңгырыннан курыктылар, әллә ялкаулана баралар, әллә бәйрәмнән кызык тапмыйлар - аңламассың. Ни дисәң дә, элеккеге гөрләп торган Сабантуйлар бетте инде.

Хезмәт кешесен олыладылар

Бәйрәм программасы авыл җирлекләре вәкилләренең мәйдан уртасына чыгып, үзләре турында сөйләүләреннән башланып китте. Мәйданга алар гербларын алып чыкты, җирлекнең үзенчәлеген күрсәтте, танылган кешеләрен искә алды.

Әлеге күренешләрдән соң узган елның кыр батырлары Сабан туе әләмен күтәрде. Аннары үзәккә авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре - чәчү батырлары, алдынгы савымчылар, җитештерү тармагында эшләүчеләр чакырылды. Аларга бүләкләрне район башлыгы Васил Хаҗиев тапшырды. Ул барлык тукайлыларны, килгән кунакларны бәйрәм белән котлады, авыл хуҗалыгы алдынгылары белән беррәттән, районның барлык тармакларында эшләүчеләргә олы рәхмәтен җиткерде. Быелның кыр батырлары исеменә «Гигант» хуҗалыгы механизаторы Флорис Миңнегалиев, «Ярыш» хуҗалыгы механизаторы Рафис Хәмәтов, «Кама» агрофирмасы механизаторы Александр Суров лаек булды.

«Хезмәт алдынгыларын мәйданга чыгарып олылау - Тукай районы Сабан туеның иң матур бизәге, - дип бу җәһәттән үз фикерен белдерде безгә Сабантуй кунагы - Яр Чаллының мактаулы гражданины, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлзада Рзаева. - Район бәйрәмендә район кешеләрен күрсәтү кирәк. Ләкин бер нәрсә күңелдә калды: халык хезмәт кешеләре өчен алкышларын гына кызганды. Әллә оештыру, алып баручыларның күтәреп алулары җитмәде. Ә болай, балалар чыгышлары, сәхнәләштерелгән башка күренешләр бик матур булды», - дип үз бәясен бирде Гөлзада Мөхәммәтовна.

Тукайлыларга ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның Сабан туе котлавын республика буенча Пенсия фонды бүлекчәсе идарәчесе Эдуард Вафин җиткерде. Шулай ук бәйрәмгә кунак булып ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев, Яр Чаллы шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Абдуллин килгәннәр иде.

Уеннарда катнашырга теләүчеләр күп иде

Бәйрәмнең тантаналы өлешеннән соң мәйданда Сабан туе уеннары һәм спорт ярышлары башланып китте. Туры һәм кыек баганага менү, әйбер кисү, чүлмәк вату, капчык белән сугышу, гер күтәрү кебек уеннарда җиңүчеләр үз бүләкләрен ала торды. Бу вакытта уртада малайлар милли көрәшкә кереште.

Теләүчеләр мәйданнан читкә чыгып ат чабышын карый алды. Быел ярышларда 15 ат катнашты. Җирле токымлы чабышкылар арасыннан иң соңгы килгән атка махсус бүләк бирелде. Аны чабышны күп еллар дәвамында оештырып килгән Әнсәр Әбделмәновның якты истәлегенә мәрхүмнең гаиләсе әзерләгән иде.

Һәр елдагыча, гадәтләнгән урында, «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлеге ветераннарны һәм башка кунакларны баллы чәй һәм коймак белән сыйлады.

Кытайлылар Сабан туен үзләренең Яшелчә бәйрәменә охшатты

Тукай районы Сабан туен быел кытайлылар да карады. Яр Чаллыга килгән әлеге делегация районның милли бәйрәменә очраклы рәвештә килеп эләккән. Үзләренең әйтүләренчә, аларга татарның Сабан туе бик ошаган. «Кытайда шуңа охшаш гореф-гадәт бар - язын үткәрелә торган ул бәйрәмне без Яшелчә бәйрәме дип йөртәбез», - дип үз тәэсирләре белән уртаклаштылар алар.

Бриллиант туйларын билгеләп үтүчеләрне котладылар

Быелгы бәйрәмнең үзенчәлеге - «Алтын куллар» номинациясендә эшмәкәрләр, «Яшьләр остазы» номинациясендә укытучылар Сабан туе бүләгенә лаек булды. «Хезмәт династиясе» номинациясендә «Ярыш» хуҗалыгыннан Сабиров-Бәйрәмовларга, «Чаллы яшелчәсе+» предприятиесеннән Бобылевларга, Сәйдәшев исемендәге хуҗалыктан Сәйфуллиннарга бүләкләр бирелде.

Бер-берсенә сөю, ихтирам хисләрен саклап, бриллиант туйга кадәр җиткән гүзәл парларны котлау бәйрәмнең бер җылы мизгеле булды. Мендельсон маршы астында Комсомолец поселогыннан Сәгыйдулла һәм Гөлчирә Сәмигуллиннар, Иске Дөреш авыл җирлегеннән Вил һәм Фәрдәнә Зәкиевлар, Локман һәм Вәдимә Гатиятуллиннар, Борды җирлегеннән Александр һәм Клавдия Имановлар, Гаяз һәм Миңнезаһира Миңнехановлар, Җәүдәт һәм Махия Нуретдиновлар, Мәләкәстән Алексей һәм Мария Еремеевлар мәйдан түренә чыкты. Аларга ЗАГС бүлеге башлыгы Эльвира Мостафина район хакимияте исеменнән истәлек бүләкләре тапшырды.

Баш батырга - тәкә һәм мультиварка

Яңгыр астында булса да, милли көрәшкә чыккан егетләр дә Сабантуйның абсолют батыры исеменә бил алышуларын дәвам иттеләр. Халык та җиңүчене билгеләр минутларны көтте. Бу вакытта мәйдан уртасында ике төркем барлыкка килде. Бер якта тамашачылар «Күңел» радиосы белән килгән җырчы Әлфинә Әзһәмованы уратып алса, көрәш яратучылар баш батырга көч сынашучылар янына җыелды.

Башта җиңүчеләр 70, 80, 90 килограммлы авырлык категорияләрендә билгеләнде. Аларга «Эльдорадо» кибетеннән көнкүреш техникасы алу өчен сертификатлар бирелде. Яшьләр арасыннан абсолют батыр булып Иске Абдулдан Флүр Шәяхмәтов калды.

Сабантуйның баш батыры исеменә хакимияттә эшләүче Руфил Якупов һәм Түбән Суыксудан Радик Вороной көрәште. Икенчесе чиста җиңү яулады.

Абсолют батырлар буларак, Флүр Шәяхмәтов да, Радик Вороной да тәкә һәм мультиварка белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев