Тукай районында Сабан туена әзерлек бара
Мәдәният

Тукай районында Сабан туена әзерлек бара

Бәйрәмгә санаулы көннәр калып бара: һәр авыл җирлегендә мәйданнар төзекләндерелә, сәхнәләр бизәлә һәм хезмәт алдынгылары өчен бүләкләр хәстәрләнә.

Милли бәйрәмебезне халкыбыз борын-борыннан йорт-җирен чистартып, ыспай киемнәр киеп каршылаган. Бүген дә әлеге традиция саклана: хуҗалык җитәкчеләре, авыл эшчәннәре һәм мәдәният хезмәткәрләре бердәмлек үрнәге күрсәтә.

Мәйданнарда спорт корылмалары һәм ат чабышы юллары яңартыла. Җирле сәхнә осталары исә Сабан туеның тарихи асылын бозмыйча, тамашачылар өчен җырлы-биюле яңа программалар әзерли, дип хәбәр итәләр безгә район мәдәният бүлегеннән. 

Фотолар: район мәдәният бүлеге

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев