Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Мәдәният

Тукай районы яшьләре «Созвездие-Йолдызлык – 2026» фестивалендә җиңү яулады!

2026 елның 15 мартында Яр Чаллы шәһәренең «КАМАЗ» мәдәният сараенда талантлар бәйрәме — «СОЗВЕЗДИЕ-ЙОЛДЫЗЛЫК» XXVI Республика телевизион яшьләр фестиваленең зона этабы гөрләп узды. Бу иҗади мәйданда Тукай районының яшь йолдызлары үзләренең осталыкларын күрсәтеп, югары үрләр яуладылар.

Җиңүчеләр һәм нәтиҗәләр:

  • Калмаш мәктәбе, 3 сыйныф укучысы Габдуллина Алина — «Конферанс» номинациясендә 3 нче урынга лаек булды. Алина кыйммәтле бүләк һәм диплом белән бүләкләнде, һәм Казанда узачак суперфиналга чакыру алды. Җитәкчесе — педагог Сәгыйрова Фәйрүзә Салихҗан кызы.

  • Күзкәй мәктәбе укучылары Черепанов Арсений һәм Гыйльмутдинова Ясминә — «Конферанс» номинациясендә иҗади яктан якын килгәннәре өчен махсус призга лаек булдылар. Җитәкчеләре — Кашапова Эльмира Мөхәммәтназип кызы.

  • Бәтке һәм Кнәз мәктәпләре укучылары — «Версаль» һәм «Әнҗе-Жемчужинки» хореография коллективлары составында 2 урын дипломы һәм иҗади яктан якын килүләре өчен махсус приз белән бүләкләнделәр.

  • Шилнәбаш мәктәбе укучысы Панасенкова Полина һәм Кнәз мәктәбе укучысы Ризатдинов Руслан — 1 нче урынга лаек булдылар һәм Казанда узачак суперфиналда чыгыш ясаячаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев