Тукай районы хәбәрләре

"Якты юл" газетасы - Тукай районы

16+
Рус Тат
Мәдәният

Теләнче-Тамак халык театры тагын тулы зал җыйды: халык аягүрә алкышлады

Тукай районында «Битлек» театр фестивале бара. Фестиваль кысаларында авыл үзешчәннәре үзләре әзерләгән спектакльләр тәкъдим итте.

Беренче булып, «Битлек» театр фестивалендә Теләнче-Тамак авылының халык театры коллективы катнашты. Алар Илгиз Зәйниевның «Ситса туй» дип исемләнгән моңсу комедиясен куйдылар. Безнең иҗат төркеме дә авыл үзешчәннәре тәкъдим иткән спектакльне карады һәм артистлар белән аралашып кайтты. 

Сүз уңаенда шуны әйтәм: 31 мартта Теләнче-Тамак артистлары Яр Чаллының татар драма театрында да үз спектакльләрен тәкъдим итте. Ник икенче тапкыр куйдылар дисезме? Чөнки Теләнче-Тамак авылы мәдәният йортына килгән тамашачыга урын җитмәде һәм күп сораулар буенча «Ситса туй» спектакле Чаллының олы сәхнәләрендә куелды. Бу юлы да халык зал тутырып килгән иде. 

Ай, җәмәгать, искиткеч булды ул! Авыл театры артистлары спектакльнең беренче минутларыннан ук үзләренә генә карап торырга мәҗбүр итте! «Ситса туй» 4 парның туй көннәре белән башланып китте. Менә сәхнәгә бии-бии, җырлый-җырлый гашыйк парлар күтәрелде. Аларның бүген иң бәхетле көннәре… Тик айлар барган саен бер-берләрендә ниндидер җитешсезлекләр эзләү, гаеп табу, аңламау кебек ят хисләр биләп ала… Син сәхнәдәге артистлар белән бергә яшисең: алар көлсә, шатланасың, алар моңсуланса, күңелең тулып елыйсың.  

Дөрес, театр халыкны ял иттерү урыны гына түгел, нинди дә булса сабак, гыйбрәт алу, үз язмышыңа үз эчеңнән генә бәя бирү дигәнне дә аңлата. Хәзерге интернет заманында балаларны, яшьләрне смартфоннардан аера, аларга акыл, тормыш тәҗрибәсе бирә. Балалар һәм яшүсмерләр дип әйтүем, чыннан да, очраклы түгел. Спектакль буласы көнне Теләнче-Тамак авылы мәдәният йортында алма төшәр урын да юк иде. Килгән тамашачы арасында яшьләр күп, шуңа сөендем. 

Әсәр гаилә кыйммәтләре, кешеләр язмышын чагылдыра, хөрмәт һәм мәхәббәт, сабырлык һәм тынычлык темаларын яктырта. Шулай ук гаделлек, аралаша белү осталыклары да тамашачыларга үтемле итеп бирелде.

Авыл үзешчәннәре тарафыннан башкарылган һәр роль югары дәрәҗәдә күрсәтелде. Һәр роль, һәр хәрәкәт тамашачыларның йөрәкләрен яулап алды. Спектакльнең эчтәлекле, йөрәкләрне айкап алырдай күренешләре һәр кешенең күңелендә искиткеч матур тәэсирләр калдырды. Халык, үзе дә шушы вакыйгалар эченә кереп китеп, тамаша беткәч таралышырга теләмичә, үзешчән артистларга рәхмәт йөзеннән, аягүрә басып, бик озак алкышлады.

«Мин театрда мәктәптә укыганда ук катнашып йөри идем. Төрле-төрле рольләрне гәүдәләндерергә туры килде. Кайдадыр бик җитди образлар, кайдадыр, киресенчә, шут-малай образын уйнадым. «Ситса туе» спектаклендәге Айвар ролен уйнарга бик тә ошады. Авыр булды дип әйтә алмыйм, чөнки беренче көннән үк сәхнә героем язмышына «кереп киттем». Аның эчке кичерешләре белән тамашачаны тизрәк таныштырасым килде. Аларның күңелләренә үтеп кергәнмендер дип ышанып калам.  Чыннан да, бу спектакльдә тормышта еш очрый торган проблемалар күтәрелде. Барысы да тормышчан… Әгәр дә безнең геройларга карап, 1-2 кеше булса да, тормышка һәм гаиләсенә карата мөнәсәбәтен яхшы якка үзгәртә икән – без эшләгәннәр юкка түгел дигән сүз», – дип үз фикерләре белән уртаклаша Нурфат Яхин. 

«Бу спектакльдә Хәния ролен башкардым. Хәния – авыл рәисе кызы, бик иркә, үзсүзле кыз. Ире Нияз исә төпле кеше, эшендә тугры полиция хезмәткәре. Бу рольне башкарганда алай авырлык тумады, сүзләр дә тиз арада ятланылды, әмма бу пар арасында юктан гына чыккан тавыш, гауга уйландырды. Гаилә бит икәү бергә җигелеп тартканда гына бара, кемдер тир түгеп эшләп, ә кемдер туздырып ятса, дөрес түгел. Бер-береңә юл куеп, бер-береңне тыңлап, ишетеп, фикерләргә колак салып, проблеманы уртага салып сөйләшкәндә генә кыенлыкларны җиңеп була. Инде тәмам аерылыа дип йөргән Хәния дә спектакль ахырында «аерылышмыйм» ди. Алар хәтта бер-берсенә яратам дип тә әйтәләр. Ә инде спектакль тәмамлангач, тамашачының күз яшьләре аркылы аягүрә басып алкышлап торуы – әйтеп бетергесез кичерешләр бирә, тагын да зур канатлар өсти», – ди Алсу Гобәева. 

Һәркемнең үз гаиләсе, үз мәшәкатьләре дигәндәй, ә бер спектакльне әзерләү өчен генә дә күпме вакыт сарыф ителә, репетицияләр ясала. Монда режиссер эше дә ныклап күренә. Ул сәхнә бизәлеше, костюмнар гына да ни тора! Барысы да уйлап эшләнелгән. 

«Дөресен генә әйткәндә, бу спектакльне артистлар үзләре тәкъдим иттеләр. Без ике ел рәттән сугыш темасына багышланган әсәрләр әзерләдек. Бу елны авыр тема аласы килмәде: киресенчә, ниндидер җиңел спектакль уйныйсы килде. Тик үзебезнең индивидуальлекне югалтмыйча, халыкка гаилә һәм аның кыммәтләре турында сөйлисебез килде. Кызганыч, статистика да шулай күрсәтә: бөтен бәхетле парлар гомер буе бергә була алмый, аерылышу кебек начар дошман арага керә… Репетицияләр ясаганда үзебез дә геройларны кызганып елый да, көлә дә идек. Аллаһка шөкер, авыл халкы тулы заллар тутырып килгән иде. Хәтта утырырга урыннар җитмәгәч, урындыклар да куярга туры килде. Артист халкына менә шуннан да рәхәте юк. Алга таба да шулай булса иде», – дип сөйли Теләнче-Тамак авылының халык театры режиссеры Раилә Закирова.   

Спектакль тәмамлангач, сәхнәгә Тукай районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль сораулар буенча урынбасары Айсылу Галиуллина, драматург, Татарстанның халык артисты Булат Сәлахов, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәсим Мөхәммәтҗанов чыктылар. Алар тагын бер кат артистларны алкышларга күмделәр һәм үзләренең соклануларын белдерделәр. 

«Сез сәхнәдә уйнамыйсыз! Сез яшисез! Рольләрегез дә килешеп тора! Монысы болай булган, монысы килешеп бетмәгән дип әйтеп тә булмый. Барысы да идеаль килеп чыкты», – диде үзенең чыгышында Булат Нуретдинович. 

Халык та әкренләп таралыша башлады. «Ну, бу Хәниясен әйтер идем! Чәчәк кирәк булган!», «Айваркаем-мескенкәем, инде ялгыз калгач, нишләр… Хатынын ярата бит ул!», «Илсурын карагыз сез аның! Нинди хәйләкәр булып чыкты. Ә Гөлнарасы ничек үзгәрде!» дия-дия чыкты тамашачы мәдәният йортыннан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев