Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Мәдәният

Күзкәйдә яңа спектакль премьерасы узды

Күзкәй авылының «Нур» халык театры тамашачы хөкеменә Юныс Әминовның «Тамырлар» комедиясен тәкъдим итте.

Спектакль аша артистлар һәр кеше өчен үз нәселен белүнең һәм тарихи хәтерне саклауның никадәр мөһим булуын җиткерде.

Әлеге әсәрдә авыл тормышының үзенчәлекле бизәкләре, кешеләр арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләр һәм нәсел мәсьәләләре оста үрелеп барыла. Пьесаның төп фикере — кеше үзенең тамырларын онытырга тиеш түгел. Без кем булуыбызны, кайдан килүебезне хәтерләгәндә генә рухи яктан көчле һәм бердәм булып кала алабыз.

«Күзкәйлеләр һәрвакыттагыча югары осталык белән чыгыш ясады. Актерлар үз уеннары аша тамашачыга нәсел җепләрен саклауның нигез ташы булуын тулысынча җиткерә алды», дип яза социаль челтәрләрдә Тукай районы башлыгы Камил Нәҗмиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев