Яңа Бүләк авылы артистлары 50 ел элек Камал театры куйган спектакльне сәхнәгә кайтарды
Тукай районында «Битлек» театр фестивале тәмамланды.
Аның кысаларында Теләнче-Тамак авылының халык театры "Ситса туй" дип исемләнгән моңсу комедия куйдылар. Моннан тыш Күзкәй авылы үзешчәннәре "Тамырлар" комедиясен, Иштирәк авылы халкы "Яшьлекләр кабат чәчәк атканда..." спектаклен, Иске Абдул театр коллективы "Өч бүре һәм кызыл калфак" һәм "Биш җәнлек" әкиятләрен, Круглое Поле поселогы үзешчәннәре "Однажды в Круглом Поле-1" комедиясен, Калмаш халкы "Пар аккошлар» спектаклен сәхнәгә куйды.
Соңгы булып, жюри әгъзаларына үзләренең осталыкларын Яңа Бүләк авылы үзешчәннәре күрсәтте. Алар Шәриф Хөсәеновның "Әни килде" спектаклен тәкъдим иттеләр.

"Әни килде" спектакле тамашачы белән тулы залда узды. Яңа Бүләк мәдәният йортының ,,Нур" халык театры артистлары башкаруындагы бу спектакль искиткеч матур, бик мәгънәле, йөрәккә үтеп керә торган булды. Бөтен зал елап карады. Сүз уңаенда, Шәриф Хөсәеновның бу әсәре нәкъ 50 ел элек Камал театры артистлары тарафыннан куелган булган икән.

Тукай районы мәдәният бүлегеннән Салават Рахматуллов, шагыйрә, режиссер Зөләйха Минһаҗева артистларга соклануларын белдерделәр.
"Сез бүген искиткеч авыр, шул ук вакытта иң актуаль проблеманы ачып салучы әсәрне алгансыз. Рәхмәт сезгә! Башка театрлар кебек ,,тапталган" пьеса да түгел, бу куйган спектаклегез! Ничек курыкмыйча алгансыз һәм югары дәрәҗәдә уйнадыгыз! Юк, сез уйнамадыгыз, сез бу әсәрдә яшәдегез, – дип сөйләде шагыйрә Зөләйха Минһаҗева, спектакль тәмамлангач.
Артистларны жюри да, тамашачы да аягүрә басып кайнар алкышларга күмде.

"Безнең «Нур» халык театры 1998нче елдан бирле эшләп килә. 2009 елда театрыбызга халык исеме бирелде. Районыбызда башыннан ук иң стабиль рәвештә эшләүче артистлары булган бердәнбер театр ул! Шунысы да бик куанычлы!
Театрыбыз 28 ел дәвамында эшләп килә, иң беренче спектакльләребездә уйнаган артистларыбыз Сәлмән һәм Земфира Әхмәтҗановлар, Раил Нәбиуллин, Минзилә Салахова, Зөлфия Мингалиева, Алсу Ахуновалар театрыбызга тугры булып, бүген дә иҗат итүләрен дәвам итәләр. Аларга яңа кушылучыларыбыз - Кифая Вәлиева, Фирдәвис Идрисов, Назыйр һәм Назыйм Гыймазетдиновлар һәм беренче тапкыр сәхнәгә чыккан яшь артистыбыз - Яңа Бүләк мәктәбе укучысы Мәрьям Һадиева да бар. Аларга зур рәхмәт. Алга таба да матур спектакльләр белән тамашачыларны сөендерергә язсын», – дип сөйли режиссер, шушы театрны башыннан ук оештыручы Дилбәр Гыймазетдинова.
.jpeg)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев