Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

«Балкыш» балалар фестиваленең зона сайлап алу туры узды

Ул көнне Күзкәй мәдәният йорты балаларның көр тавышларыннан яңгырап торды. Көне дә кояшлы иде, балаларның тавышлары да күңелгә сихри бер рәхәтлек өстәде. Шөкер, яшь буын үсә, әнә бит күпме алар-талантлы балалар. Һәрберсе сәләтен сынарга, талантын күрсәтергә, үзе дә нәрсәгәдер өйрәнергә, яңалык күрергә килгән. Оештырылуы әллә кем булмаса да, һәр коллектив...

Миңа калса, бу фестиваль балаларның талантларын ачу, аларны үстерү, гомумән, үзешчән сәнгатькә җитди мөнәсәбәт тәрбияләүдә бәя биреп бетергесез роль уйный. «Балкыш» фестивале уздырыла башлаганга да 25 елга якын вакыт узды. Бүген инде танылган җырчылар Илдар Әхмәтов, Илнар һәм Ленар Сәйфиевләр, Ильмир Ялалов, Инзилә Сәлимова мәктәп елларыннан ук районыбызда үтә торган «Балкыш» фестивалендә катнашып үстеләр, беренче чирканчыкларын туган авылы, район сәхнәсе бәйгеләрендә алдылар.

Иң куандырганы - талантлы балаларыбыз күп һәм һәр коллектив аларны, сынау шартларына туры килерлек итеп, җитди әзерләгәннәре күренеп тора. Башта балалар бакчалары коллективлары чыгыш ясады. Мин чыгышларга бәя бирергә җыенмыйм - һәр номер күңел җылысы биреп әзерләнгән, әмма күңелемә аеруча хуш килгәннәрен әйтеп үтәсем килә. Күзкәйдән нәни Әмир Асылмәрдәновның - дәртле татар биюе, Калмиядән Ильяс Вахитовның заманча брейк биюен карагач, менә бит нинди талантлы балаларыбыз үсә дип күңел сөенеп куя, бу биюләр залдагыларның да күңеленә хуш килде. Данил Әюпов «Эх, җәйнең кичләре» җыры белән чыгыш ясады. Тавышы матур, яңгыравык, иң мөһиме - сәхнә кануннарын белеп, бөтен күңелен биреп җырлый, үзен иркен тота, костюмы да җырына туры килеп тора. Зәрия Галимҗанова «Туган ягыбыз» җырын сайлаган. Аның тавышы куелган - музыка белән җитди шөгыльләнүе сизелә. Кече Шилнә авылыннан 6 кызның «На крутом берегу» җыры, халык җырлары ансамбле башкарган «Прилетели гуси к пруду» өч тавышка куелган, киемнәре үк милли төсмер бирә. Даны районга гына түгел, республикага танылган, бик күп сәнгать бәйгеләрендә төрле дәрәҗәдәге бүләкләргә, «халык ансамбле» исеменә лаеклы «Сударушка» халык фольклор ансамбленә әйбәт кенә алмаш үсә, дип сөенеп куйдым. Боерганнан «Мизгел» бию ансамбле «Ромашкалар» биюен алып килгән иде. Кызыклы гына куелган, кызларның хәрәкәтләре генә түгел, кулларындагы ак ромашкалар сәхнәгә яктылык сипте. Кече Шилнәнең «Витаминнар» төркеме рус халкының «Барыня» биюен, кем әйтмешли, тәмен белеп, жанрына тәңгәл дәрт белән башкардылар. Күзкәй мәктәбенең «Шатлык», «Наз» бию ансамбльләре фестивальгә бу юлы да бик матур биюләр әзерләгәннәр. «Урман кызы», шулай ук егетләр биюен караганда күңел җилкенә, чөнки сәхнәдә - ут чәчеп торган яшьлек үзе.

Фестивальдә халык фольклорын күрү шатландырды. Күзкәйнең «Тамчы» балалар фольклор коллективы «Сыер саклаганда» сюжетын әзерләгән. Күпме йолаларыбыз, сынамышлар, халык җыр-биюләре сыйган анда. Үзе бер нәни спектакль булды ул. Калмаштан нәни балалар «Иртәгә Сабан туе» сюжетыннан бүләк җыю мизгелләрен әзерләп килгән иде. Ярыйсы гына килештерделәр, иң мөһиме - балалар күңеленә милли мирасыбыз кыйммәтен иңдерү өчен кирәк ул фольклор. Ул максатка ирешелгән. Ә менә шигырьне сәнгатьле сөйләү бик аз ишетелде. Шигырьне сөйлиләр анысы. Интонация, дикция аксый. Бу номинациядә чыгыш ясаган Диана Бортникова Гадел Кутуйның «Сагыну» нәсерен сөйләгәндә сагыну хисләрен тирән кичерешләр белән, күңеле сулкылдавы аша җиткерде, тыңлаганда күңел тетрәнде. Ильмира Салихованы да дулкынланып тыңладым. Фәнис Яруллинның «Мин хыялый кеше» шигыренең җан өргеч хисләрен күңелләргә илтеп җиткерә алды ул.

Инде сәхнә культурасы турында берничә сүз әйтми булмый - күңелне сөендермәде ул. Алты мәктәптән күпме бала җыелган. Мондый чакта тәрбия чараларын куллану бик кирәк, авыл баласы моннан үзләренең сәләтенә - хөрмәт, концертны алып бару культурасы мизгелләрен, сәхнә тәртибе сабакларын алып китәргә тиеш. Фестиваль, беренчедән, җепкә тезелгәндәй матур итеп алып барылмады. Еш кына сәхнә буш торды. Сәхнәгә микрофонны «дөресләргә» урамда йөргән итекләрдән чыгалар. Концерт номерын башкарганда элекке номердан калган декорацияләр чыгыш ясаучыларны каплый. Фестиваль дигән данлы исеме бар, сайлап алу туры гына дип карасыннар да ди, әмма исеме җисеменә туры килергә тиеш.

Заһидә Нәбиуллина,
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев