Авылларда коймак бәйрәме – «Масленица» узды
Узган атнада районыбызның күп кенә авылларында «Масленица» бәйрәмен гөрләтеп үткәрделәр. Авыл мәйданнарында салкын буранлы кышны озатып, назлы кояшлы язны каршы алдылар, ә бәйрәм инде традициягә әйләнеп киткән салам карачкыны яндыру белән тәмамланды.
Беркөн эштән кайтуымны әнием коймак пешереп көтеп тора иде. Тизрәк өстемне алмаштырдым да өстәл янына утырдым. Сүз, әлбәттә, коймак турында китте. Әнием юка гына беленнәр пешерүнең серен ачып биргәннән соң, мин аңа «Масленица» бәйрәме турында сөйләргә керештем. «Ии, әле бәйрәмгә дә туры килгән икән дип», - үзенчә сөенеп куйды ул. Баксаң, әлеге бәйрәм христиан динендәгеләр өчен генә түгел, ә татарларда да бик популяр икән. Әйтик, күршеләребез дә бәйрәм коймагы дип коймаклар пешерә. Ә традицияләренә килгәндә, бәйрәм атнасы вакытында күп итеп коймак пешерәләр, бер-берсенә кунакка йөриләр, чана-чаңгыларда шуалар, төрле костюмнар киеп бизәнәләр һәм карачкы яндыралар икән. Шулар турында бик ашкынып сөйләп утырганда, әнием бер кызык кына сорау биреп куйды: «Кызым, аның татарча исеме ничегрәк була соң ул?» Гел аптырашта калдым! Чыннан да татарчасы ничек була соң аның? Татарчалаштырып берәр ничек атап була микән? Дусларыма әлеге сорауны биргәч, алар минем кебек югалып калмады, төрле-төрле вариантлар тәкъдим итте. Алар арасында коймак көне, майлык, май чабу, май туе, майлы бәйрәм, кышны озату, рус мае, майбикә булды. Аеруча да күңелемә коймак бәйрәме дигәне хуш килде. Минемчә, бик туры килә. Хәзер Масленица дип түгел, ә татарча коймак бәйрәме дип әйтәчәкмен.
Бәйрәмне Комсомолец авыл җирлегендә дә зурлап үткәрделәр. Бу көнне җыр-биюләр, кызыклы такмаклар, рус уеннары һәм, әлбәттә, коймаклар чамадан артык булды дисәк тә, ялгыш булмас! «Вера» исемле хореография коллективы барча кешене рус халык биюләре белән таң калдырды. Коллектив белән берлектә җыелган халык әйлән-бәйлән ясап, кызыклы уенда катнаша алды. Ә Ксения Шмакова белән Анна Шәрифҗанова башкаруындагы такмаклар үзенә күрә бер кызык булды! Ә уеннар турында аерым әйтү кирәктер, мөгаен. Монда малайлар кызларны чаналарда тиз йөртүгә ярыштылар, аркан тартыштылар. Коймак бәйрәме шуның белән ахырына да якынлашты. Ат белән алып килгән карачкының янып беткәнен халык әле озак карап торды, аның тирәли әйлән-бәйлән әйләнде.
Ә Кече Шилнәдә уздырылган коймак бәйрәме барышында җыелган халыкның күңелен авыл йолдызлары - «Сударушка» фольклор коллективы ачты. Шулай ук бәйрәмгә Нина Беспалова җитәкчелегендәге Олы Шилнә кунаклары - «Росинка» вокаль ансамбле дә килгән иде. Мария Беляева белән Любовь Кутлугильдина башкаруындагы хисле жырлар барча кешене таң калдырды. Илсөяр Крапивина оештырган уеннарда да балалар арасында гына түгел, зурлар да бик теләп катнаштылар.
Мәйданга коймак бәйрәменең символы - карачкыны алып чыгып утырткач, халык җанланып киткәндәй булды. Кыш (Алсу Сафина) үз биләмәләрен «Мин сезгә Масленицаны бүләк итеп тапшырам» дигән сүзләр белән Язга (Регина Красильникова) тапшыра. Бәйрәмне оештыручыларның матур костюмнары, үз-үзләрен матур тотулары, чыннан да, бик күркәм күренә иде. Җыелган халык карачкы тирәли әйлән-бәйлән ясап уйнады. Бер-берсенә бары тик сәламәтлек-саулык, бәхет-шатлыклар гына теләде. Коймак бәйрәме ахырында карачкыны яндыру мәҗбүри санала. Кечешилнәлеләр дә бу традицияне читләтеп үтмәде. Карачкы белән бергә халык «чирләр», «усаллык», «комсызлык» кебек начар сыйфатларны да яндырды, күңелен сафландырырга тырышты.
Новотроицкое авылында коймак бәйрәме театральләштерелгән тамаша буларак бик күңелле узды. Монда шук-шаян шамакайлар, убырлы карчык, Кыш, Яз, Масленица үзе катнашты. Мәйданда халык өчен төрле-төрле уеннар - аркан тартышу, чаналарда узышу, кар йомарламнары белән атышу кебекләрен оештырганнар. Биредә дә коймак бәйрәме исә бәйрәм символына әйләнгән салам карачкыны яндыру белән тәмамланды.
Кышны менә шулай күңелле итеп озаттык. Алда - гөрләвекле яз. Ә яз белән бергә күңелләребез дә яңарсын, алга таба бары тик яхшылык кына булуына ышаныйк!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев