«Әллүки» йолдызчыгы Халыкара дәрәҗәдә танылды
Тукай районының «Әллүки» балалар бакчасында тәрбияләнүче Ясмина Рябая Халыкара медиаконкурста көмеш призер булды. Аның әниләр көненә багышланган иҗади номеры жюри әгъзаларын сокландырды һәм югары бәя алды.
Тукай районының Биклән авылы «Әллүки» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр тагын бер кат үзләренең күпкырлы талант ияләре булуын раслады. Уртанчылар төркеменә йөрүче Ясмина Рябая «Мама — солнышко моё» («Әнием — минем кояшым») Халыкара медиаконкурсында катнашып, югары нәтиҗәгә иреште.
Ясмина үзенең остазы Миннеханова Айгөл Фәритовна җитәкчелегендә бәйгегә ныклап әзерләнде. Халыкара дәрәҗәдәге әлеге бәйгедә катнашучылар арасында көндәшлек зур булса да, Ясминаның иҗади номеры үзенчәлекле булуы һәм ихласлыгы белән жюри әгъзаларын сокландырды. Нәтиҗәдә, нәни артисткабыз мактаулы 2нче урынга лаек дип табылды.
Бу җиңү — баланың табигый сәләте белән педагогның осталыгы бергә кушылу нәтиҗәсе. Айгөл Фәритовна баладагы иҗади потенциалны күрә белүе һәм аны дөрес юнәлештә үстерүе бакчага чираттагы җиңүне алып килде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев