Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әти-әниләр БДИ тапшырды

Бу көннәрдә бөтен ил буйлап «Ата-аналарның бердәм БДИ тапшыру көне» уздырыла. 26 февральдә райондашларыбыз әлеге бөтенроссия акциясенә кушылды: 30 кеше бердәм дәүләт имтиханы тапшырып карады. Алар тарих фәненнән үз белемнәрен сынады.

«Бу – Рособрнадзор һәм Россия Мәгариф министрлыгы уздыра торган Бөтенроссия акциясе, 2 февральдән 2 мартка кадәр дәвам итә. Быел тарих фәненең сайлануы очраклы түгел, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үтү белән бәйле. Ата-аналарның имтихан тапшыруы, беренче чиратта, БДИның тискәре образы турындагы уйдырмаларны юкка чыгару өчен кирәк. Икенчедән, балалар имтиханга әзерләнгәндә нинди моментларга иътибар итәргә кирәклеген тагын бер кат искәртү өчен, – дип аңлатты район башкарма комитеты мәгариф бүлеге башлыгының уку-укыту эшләре буенча урынбасары Сания Дәүләтшина. – Имтихан бирү җыйнаклык, җитдилек, төгәллек таләп итә. Һәм сынауларның уңышлы үтүе ата-аналардан да тора. Чөнки өеннән чыгып киткәндә һәм аудиториягә барып кергәндә баланың үз-үзенә ышанычы нык булырга тиеш. БДИ тапшыру процедурасын үзе үтеп караган әти-әни киңәшләре, игътибары, төпле сүзе белән тынычландыра, баласының эчке күңел халәтен ныгыта ала да инде».
Тарих фәненнән сынау алу Яңа поселогы гомуми урта белем бирү мәктәбе базасында, бердәм дәүләт имтиханнары үтә торган аудиторияләрдә оештырылды. Ата-аналар белән чын имтиханнарны алачак белгечләр эшләде. Сания Рәшитовна әти-әниләргә имтиханнарның үткәрелү тәртибен җентекләп аңлатты. Мәгариф идарәсе белгече Ләйсән Шәйхуллина, техник белгеч Максим Кузнецов сынау бирүчеләргә барысын да күрсәтеп, юнәлеш биреп тордылар. Акция дәвамында БДИда катнашучылар имтиханның бөтен процедуралары аша узды: теркәлде, имтихан алды контролен узды, бланкларны тутырды. Шулай ук дәүләт имтиханы ничек контрольдә тотылуын, БДИ материалларының ничек чыгартылуын, эшкәртелүен күрде, БДИда була торган биремнәрне чиште. Имтихан кыскартылган вариантта узды, аңа 50 минут вакыт бирелде.
Имтихан тотучыларның җавапларын экспертлар тикшереп бәяләде. Экспертлар өчәү иде, барысы да тарих укытучылары: Кнәз мәктәбеннән Татьяна Ивановна Самойлова, Шилнәбаштан Светлана Николаевна Пигалева, Кече Шилнәдән Светлана Викторовна Карцева. Т. Самойлова – чын, сертификатлы эксперт, ул Казанда тарих буенча дәүләт имтиханнарын тикшерүдә катнаша. «Әти-әниләргә куркырга кирәкми. Алар бит нигездә процедура белән таныша. Нәтиҗә ул кадәр үк мөһим дә түгел», – диде ул. 
Имтихан тапшырырга район авылларыннан төрле яшьтәге һәм төрле профессия кешеләре җыелган иде. Аларның имтихан нәтиҗәләрен беләселәре килә иде, әлбәттә. Эксперт Татьяна Самойлова әти-әниләрнең тарих фәнен белүләре, иң күп баллны Иске Абдулдан Гүзәл Әхтәмова җыюы турында игълан итте.
Гомумән алганда, аудиторияләрдән һәркем күтәренке кәеф белән чыкты. «БДИ дигәннәре алай ук куркыныч әйбер түгел икән. Әйбәтләп әзерләнсәң, тапшырып була торган имтихан», – диештеләр. Әти-әниләрнең мондый фикердә булуы балаларның бердәм дәүләт имтиханын уңышлы тапшыруына да йогынты ясасын иде.
Ә сынауларга инде вакыт озак калмады: БДИ тапшыруның төп этабы 25 майда старт ала. Быел Тукай районы буенча 91 укучы бердәм дәүләт имтиханы тапшыра. 

Имтихан бирү акциясендә катнашучыларның берничәсе үз фикерләре белән уртаклашты.

Гүзәл Әхтәмова,
Иске Абдул авыл җирлеге башлыгы урынбасары:

– Кызым Лиана 11нче сыйныфта укый. Мәҗбүри фәннәрдән кала, биологияне сайлады. Кызым БДИ бирәсе булгач, үземне сынап карау теләге туды. Иң күп балл җыючы булырмын дип уйламадым, билгеле. Ерып чыга алмам дип куркыбрак тордым. Бер сорауга гына җавап бирә алмадым. Соңыннан исемә төште төшүен, тик эш узган бит инде. Мин бу имтиханнан канәгать. Үз-үземә ышанычым арткан кебек булды.

 

Ләйсән Беседина,
клининг компаниясендә персонал белән эшләүче: 

– Үзем дә шушы мәктәптә укыдым. Мәктәбебез өчен дә, балалар өчен дә чын күңелемнән янып-көеп йөрим. Әти-әниләр өчен имтихан бирү акциясе үткәрелүен ишеткәч, һич икеләнмичә катнашырга булдым. Имтихан бирү процедурасын уздык, тәртибен аңладык. Хәзер без балалардан ниләр таләп ителгәнен беләбез. Үзебезгә ниләр эшләргә кирәклеген дә белеп кайтабыз. Без балаларга ярдәм итәргә әзер. Район башлыгы чыршы бәйрәмендә әйткәнчә, балаларыбыз – безнең районның элитасы бит, алар турында кайгыртырга тиешбез.

 

Ләйсән Гыйләҗева,
«Ләйсән» балалар бакчасы хезмәткәре:

– Кызым Аделина Калмаш мәктәбендә укый. Ул быел бердәм дәүләт имтиханын тапшыра, җәмгыять белемен сайлады. Мин, шушы акциядә катнашып, үземне сынап карарга булдым. Бераз куркыткан иде. Барысын да сөйләделәр, аңлаттылар, шуңа күрә бөтен борчуларым таралган кебек булды. Өйгә кайткач, кызым белән барысы турында сөйләшербез, тәэсирләрем белән уртаклашырмын дип торам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев