Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

«Сүзләр йолдызлыгы»

Туган тел! Һәркем өчен газиз сүз бу. Халыкның туган теле – ул аның мәдәнияте тарихи көзгесе.

Теләнче Тамак авылы китапханәсендә «Сүзләр йолдызлыгы» дип исемләнгән чара узды. Бирегә «Акчәчәк» балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар килде. Китапханәче Гөлназ Кәлимуллина туган телебезгә карата мәхәббәт, горурлык хисләре тәрбияләүне, телебезнең сафлыгы, матурлыгы, аһәңлеге өчен көрәшүне тормышта максат итеп куярга, моның өчен китапларны яратырга һәм күп укырга кирәклекне аңлатты.
Балалар кызыклы табышмакларга җавап бирделәр, туган тел турында мультфильм карадылар, ком өстәлендә әкият геройларын сурәтләделәр. Бик файдалы очрашу булды ул. Чөнки туган телебезне балаларыбызга өйрәтү, аңа карата мәхәббәт тәрбияләү бездән зур осталык, түземлелек сорый. Безнең бурыч: балаларда милли үзаң, горурлык хисләре булдыру һәм, иң мөһиме – әхлаклы шәхес тәрбияләү. Без Татарстан җирендә яшибез икән, аның һавасын сулыйбыз икән, димәк, без үз телебезне дә яхшы белергә тиеш.

Рамилә СӘГЪДИЕВА, 
авыл китапханәсе мөдире. 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев