Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Прокурорлар булдыра

Тукай районы прокуратурасы хезмәткәрләре «Кызыл ромашка» бәйгесендә катнаштылар.

Республика прокуратура хезмәткәрләре арасында Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Кызыл ромашка» нәфис иҗат конкурсы оештырылды. Аның чираттагы төбәк этабы Чаллыда узды. Әлеге сәнгать бәйгесендә Кама аръягы районнары прокуратура хезмәткәрләре һәм аларның гаиләләре катнашты. 
Конкурс программасына алты номинациядәге чыгышлар кертелде. Тукай районы прокуратурасы коллективы «Инструменталь жанр» номинациясендә җиңүче булды. Коллектив «Темная ночь» композициясен тәкъдим итте. Аның музыкаль өлешен прокурор ярдәмчесе Чулпан Галиева белән ветеран Марат Әхәтов скрипкада һәм гитарада башкардылар, ә прокурор урынбасары Марат Хәйруллин, прокурорның өлкән ярдәмчесе Илдар Рамазанов, прокуратура белгече Алсу Сабирова музыкантларга кушылып җырладылар.
Тукай районы прокуроры Айрат Галимәрдәнов, «Тальян гармун» әсәрен укып, «Нәфис сүз» номинациясендә икенче урынга чыкты. Тальян гармунда Яңа Бүләк мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Нәзир Гыймазетдинов уйнады. 
Прокуратура коллективы, Тукай районы мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре Елена Паймуллина, Анна Шәрифҗанова, Рәсим Вахитовлар белән бергә чыгыш ясап, «Хореография» номинациясендә өченче урынны алды. Алар « Севастополь вальсы» дигән бию күрсәттеләр. 
Конкурс йомгаклары буенча район прокуратурасы активлыклары өчен дә бүләкләнде.
Прокуратура коллективы, конкурска әзерләнүдә ярдәм иткәннәре өчен, район мәдәният бүлеге хезмәткәрләренә рәхмәтле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев