Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Мәңгелеккә кайтты... 

Син, китмәдең... Язгы бер иртәдә  Кошка әверелеп, мәңгелеккә кайттың.  Умырзая булып җанда чәчәк аттың, Сизәсеңме, ничек сөя халкың?!

Иң халыкчан, милли җанлы, көчле рухлы шәхесебез Роберт ага Миңнуллин да арабыздан китте. Шагыйрьләр турында китте дип әйтәсе килми. Алар пәйгамбәрләр кебек күккә ашалар, аларның иҗаты үзләре киткәч тә сүнми, милләт өчен, халкы өчен хезмәт итә. Ул күренекле шагыйрь генә түгел, публицист, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе дә иде. Татар милләтенең азатлыгы, бердәмлеге, бөтенлеге өчен җан атып, янып-көеп яшәүче бу олпат затның илебез алдындагы хезмәте әйтеп бетергесез зур.
Роберт Миңнуллин өлкәннәр өчен дә, балалар өчен дә искиткеч эчтәлекле, мавыктыргыч, гомерле шигырьләр язды. Аның шигырьләренә язылган җырларның күбесе татар җыр сәнгатенең җәүһәрләренә әверелде. «Талбишек», «Әнкәм догалары», «Әнкәй безне Сөннән алып кайткан» җырлары гына да ни тора!
Өй китапханәмдә инде менә ничә еллар аның җиде томлыгы тора. Юк, тузан җыеп ятмый алар. Мин аларга көн дә «эндәшәм». Аның шигырьләре халык җаны кебек: тынгысыз, уйчан, тәвәккәл, хисле, моңлы, кыю, сабыр, рухи. Аларны укыгач ничектер күңелгә рәхәт булып китә. Әйтерсең лә, кемдер синең уйларыңны белеп, юата, адашкан җаныңа юл күрсәтә. Шунысы гаҗәп, бөек шагыйрьләрнең әсәрләре, кайчан язылуына карамастан, гасырлар узгач та актуальлеген югалтмый. Габдулла Тукай, Александр Пушкин, Сергей Есенин һәм башка бик күп мисаллар китереп бу фикеремне дәлилли алам. Сүзнең, каләмнең көче корал көченнән дә гайрәтлерәк. Муса Җәлилнең дошманга тезләнмәс шигырьләре бүген дә яшь буынны батырлыкка өнди. Халык шагыйре Роберт Миңнуллин әсәрләре дә шундый милли рухлы, сынмас көчкә ия. Ана телен барлык байлыклардан артык күргән Габдулла Тукай иҗатын дәвам итеп, ул безгә үзеннән соң бай мирас калдырды. Әле безгә аның иҗатын өйрәнәсе дә өйрәнәсе. Әле без күрмәгән, укымаган белмәгән күпме кулъязмалары калгандыр… Юк, хушлашмыйбыз без яраткан шагыйребез белән. Ул безгә мәңгелеккә, китмәскә дип кайтты! 

Рәзинә СӘЕТГӘРӘЕВА. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев