Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Илһам Шакиров җырлары очраштыра

Теләнче Тамак мәктәбендә мәшһүр җырчыбыз Илһам Шакировның тууына 85 ел тулуга һәм аның иҗатына багышланган бик матур кичә узды.

Теләнче Тамак авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре мәктәп укучылары өчен әзерләгән кичәдә Илһам Шакировка багышланган шигырьләр, аның башкарган җырлары яңгырады. Очрашуга җырчының якын туганы – абыйсының малае Флүр Кыяметдин улы кунак булып килгән иде. Ул Илһам абыйсы турында сөйләде, шулай ук аның репертуарында булган җырларны башкарды. Яңа Бүләк авылы мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Нәзир Гыймазетдинов та кичәдә Илһам Шакировның онытылмас әсәрләрен яңгыратты. Хушлашыр алдыннан кунаклар балалар белән бергәләп «Туган тел»не җырладылар.

Фото Венера Зариповадан алынды.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X