Тәрәзә төбендә астра үстерәбез
Кибеттә астраларның нинди генә сортлары тәкъдим ителми. Нинди генә сортка тукталсагыз да, иң беренче эш итеп кабына карагыз.
Астралар тишелмәде, дип, күпләр зарлана. Тишелми, чөнки орлыкларының саклану вакыты бик кыска, бары тик бер ел гына.
Яңа орлыклар чәчеп тә, тигез тишелмиләр икән, димәк, тирән күмдергәнсез. Аларның өстенә туфракны җиңелчә генә сибеп чыгарга кирәк. Туфрак урынына коры ком куллана аласыз. Ком берочтан караяк чиреннән профилактика да булачак.
Җылы теплицагыз яки парнигыгыз булса, астраларны шунда чәчү отышлырак. Тәрәзә төбендә үстерәсе булсагыз, савытның тирәнлеге 10 сантиметр булганын сайлагыз.
Кайсы көнне чәчәсен исәпләве кыен түгел – бакчага чыгарып утыртканда астра үсентеләре ай ярымлык булырга тиеш. Бу гөл кыраулардан курка, аны көннәр җылыткач кына бакчага утыртырга мөмкин.
Астра куе чәчкәнне яратмый. Куе булса, алар тиз генә үсеп китә алмыйлар.
Башка үсемлекләр кебек үк, астра да туфракның артык кибүен дә, артык дымлы булуын да авыр кичерә. Туфрак гел җиңелчә генә дымлы булырга тиеш.
Ике-өч чын яфрагы чыккач, астраларны аерым-аерым савытларга күчереп утырталар. Моның өчен 200 мл лы пластик стаканнар яхшы. Стаканның төбенә берничә тишек тишәргә онытмагыз. Төбендә су тонып торса, үсемлекнең тамыры чери башлый.
Күчергәннән соң берәр атнадан астраларны ашларга кирәк. Моның өчен гумат ише органик ашлама кулайрак. Ә бакчага чыгарып утыртканчы, үсентеләр ике тапкыр ашлана.
Парнигыгыз да, тәрәзә төбендә урыныгыз да булмаса, ә астраларны бик тә үстерәсегез килсә, уфтанмагыз. Бу гөлне җир җылынгач, апрель ахыры – май башында бакчадагы яслегә дә чәчәргә була. Әлбәттә, өстен каплап. Яследә ул тагын да яхшырак үсә. Ә кыраулар төшү куркынычы беткәч, аны гөлбакчага күчереп утырта аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев