Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кызыклы һәм файдалы

«Якты юл» кызлары мәхәббәт аңлата

Бүген Гашыйклар көне. Ә гашыйклык ул - күңел халәте. Иртән уянган таңга, көндез күзләрне камаштырган кояш нурларына, йөзгә бәрә-бәрә искән салкын җилләргә, буранлап-буранлап яуган карларга, кичен сихри булып яктылык сирпегән айга гашыйк кешеләр без. Әле гашыйк кына да түгел, шул гыйшык хисебезне укучылар белән дә уртаклашучы кешеләр без - газета...

Бүген Гашыйклар көне. Ә гашыйклык ул - күңел халәте. Иртән уянган таңга, көндез күзләрне камаштырган кояш нурларына, йөзгә бәрә-бәрә искән салкын җилләргә, буранлап-буранлап яуган карларга, кичен сихри булып яктылык сирпегән айга гашыйк кешеләр без. Әле гашыйк кына да түгел, шул гыйшык хисебезне укучылар белән дә уртаклашучы кешеләр без - газета хезмәткәрләре.

Шуңа күрә дә без сезгә бүген - Гашыйклар көнендә мәхәббәт аңлатырга булдык.

Газетабызны яшәтүче, безне эшләтүче, яңа темаларга илһамландыручы кешеләр сез, кадерле укучыларыбыз! Без сезне бик яратабыз! Мәктәп баласымы сез, пенсиядәге тормышның рәхәтен дә, михнәтен дә татыган әби-бабаймы, яисә сыер савучы, терлекче, укытучымы, берәр зур гына җитәкче, яки җитәкченең ярдәмчесеме - барыгыз да безнең өчен бик якын вә бик кирәк. Сезнең мактавыгыз, хуплап әйтелгән сүзләрегез газета коллективын канатландырып җибәрсә, тәнкыйтегез яхшырак эшләргә этәргеч бирә. Күзгә карап түгел, кеше аркылы әйтелгән сүзләр дә хезмәтебезне камилләштерүдә үз ролен үти. Шулай да һәр яңа номер өчен, әйтелгән һәр яңа фикер өчен укучыларыбызга рәхмәт! Без сезне яратабыз!

Арабызда иң матур кызыбыз, бүгенге көндә сөю утында янучы Гөлия Ибатуллинадан спецкотлау:

- Бөтен-бөтен кешене Гашыйклар көне белән тәбрик итәм!!! Сөеп һәм сөелеп яшәгез! Ә мин үзем, форсаттан файдаланып, якын кешеләремә үземнем мәхәббәтемне аңлатасым килә! Гомумән, мин бөтен дөньялыкка гашыйк кеше! Яңа танышлар табарга, тәмле әңгәмәләр корырга, аралашырга бик яратам. Шулар миңа этәргеч бирә, алга таба атларга ярдәм итә! Бу эштә дусларымның булуы да миңа икеләтә көч өсти! Дусларым! Рәхмәт сезгә барысы өчен дә! Мин сезне бик яратам! Сез мине көчле итәсез, авырлыклар алдында сынып калмыйча, үз максатыма туры юлдан алып барырга теләктәшлек белдерәсез! Туганнарым - Яр Чаллы, Казан, Тобольск, Чистай, Норлат шәһәрләрендә, Сарманда яшәүче барлык-барлык кадерле кешеләрем минем! Сезне үлеп яратам! Сез моны беләсез! Сез булганга гына мин көчле! Сез - минем ныклы терәгем! Бу дөньяда әти-әнидән башка үземне күз алдына да китерә алмыйм! Газизләрем минем! Сезне үлеп яратам, сез дип, гомеремне дә жәлләмәс идем! Мине дөньялыкка китергәнегез, мине кеше иткәнегез өчен алларыгызда башымны иям! Сез булмасагыз, мин канатсыз кош, моңсыз җыр кебек булыр идем! Яратам-яратам сезне! Яраткан кешем минем - минем Бәбием! Сине шулай ук Гашыйклар көне белән тәбрик итәм! Син генә мине бәхетле итәсең, көн саен мине куандырырга, көтелмәгән сюрпризлар ясарга яратасың! Булганың өчен, минекем булганың өчен яратам мин сине! Сине яратып, синең яратканың булырга яратам! Тагын бер кат Гашыйклар көне белән!!!

Газетада эшләүче башка хезмәткәрләр дә үз якыннарына сөю хисләрен белдерә. Тик йөрәгеңдә йөрткән мәхәббәтне сүз белән аңлатып бирә белү - зур осталык һәм зур ышаныч сорый шул. Шуңа күрә дә бу юлы барыбыз да күңелне ачып бирергә базмадык. Тик без сезне барыбыз да бик-бик яратабыз!!!

Яратам!

Урамда ап-ак кар сибәли,

Әйләнәм ак карлар тирәли.

Очам мин, очам мин - тар-ра-там,

Яратам, яратам, яратам!..

Урамда энҗе кар сибәли,

Битемә ак карлар тигәли.

Әйләнәм, әйләнәм - тар-ра-там,

Яратам, яратам, яратам!..

Урамда ак бәхет сибәли,

Тирбәләм ак карлар тирәли.

Мин бүген бәхетле - тар-ра-там,

Яратам, яратам, яратам!..

Ленар ШӘЕХ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев