Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кызыклы һәм файдалы

Вак бәлеш

Тугланган 2 йомыркага 0,5 литр кайнатылмаган су яисә сөт, 100 г маргарин, 1 кап (11 г) «Саф-момент» чүпрәсе, 1 аш кашыгы шикәр комы, кирәгенчә тоз салып, камыр басарга. Ул 1 сәгать кабарсын. Эчлек: 500 г фарш, 2-3 суган, 1/2 стакан дөге, атланмай, тоз, борыч, бәлешләргә сөртү өчен йомырка. Вак итеп...

Тугланган 2 йомыркага 0,5 литр кайнатылмаган су яисә сөт, 100 г маргарин, 1 кап (11 г) «Саф-момент» чүпрәсе, 1 аш кашыгы шикәр комы, кирәгенчә тоз салып, камыр басарга. Ул 1 сәгать кабарсын.
Эчлек: 500 г фарш, 2-3 суган, 1/2 стакан дөге, атланмай, тоз, борыч, бәлешләргә сөртү өчен йомырка.

Вак итеп туралган суганны атланмайда кыздырырга. Дөгене тозлы суда пешерергә. Ит, суган һәм дөгене кушып, тоз, борыч сибәргә һәм болгатырга. Әче камырдан чәй тәлинкәсе зурлыгында җәемнәр җәеп, бәлешләр ясарга, аларны тугланган йомырка белән майларга һәм духовкада пешерергә. Духовкадан алгач, табынга чыгарыр алдыннан һәркайсына 2-3 әр чәй кашыгы эретелгән атланмай салырга.

Ашларыгыз тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев