Төсләрне берләштерегез
Өй эчен һәрвакытта да яңа һәм ачык төсләр белән тулыландырасы килә... Һәм менә сез кызгылт-сары диван, зәвыклы муар обойлар, төрле төстәге мендәрчекләр һәм тәрәзә пәрдәләре дә караштырып куйдыгыз. Ләкин төсләр буталчыгы килеп чыкмаслык итеп боларның барысын да ничек берләштерергә соң? Өйне ничек итеп бизәп куярга? Туры килерлек итеп нинди җиһазлар...
Сезгә бизәүчеләрнең кайбер киңәшләрен тәкъдим итәбез.
- Җиһазлар һәм төрле бизәү әсбапларын бер-берсенә яраклаштырып түгел, ә йортыгыздагы төсләрнең гомуми җыелмасына туры китереп сайларга кирәк.
- Башта үзегезгә һәм гаилә кешеләренә нинди төсләр ошавын һәм аннан соң бүлмәләрнең гомуми күренешен (я капма-каршы, я бертөрле төстә) ачыклагыз.
- Әгәр дә капма-каршы төсләрне сайлагансыз икән, кайсыларын һәм нинди нисбәттә кулланырга теләвегезне уйлап карагыз. Мәсәлән, бер генә төстә булган дивар, идән һәм түшәмне төрле төстәге җиһазлар белән тулыландырырга була, яки киресенчә - ачык төстәге җирлекне тыныч төстәге җиһазлар белән бизәргә мөмкин.
- Ничек кенә булмасын, кайсы төсне яратуыгыз бүлмәгезнең бизәлешендә дә чагылыш табачак, әммә ул төскә генә өстенлек бирергә ярамый. Мәсәлән, сезнең яраткан төсегез кызыл икән, бүлмәдәге җиһазлар шул төстә генә булырга тиеш түгел. Төсләрне катнаштырыгыз, күзләрегезне ял иттерегез.
- Төсләр һәрвакытта да үзләренең үзенчәлекле сыйфатлары белән берлектә кабул ителәләр. Ачык төсләр йомшак һәм җылы, ә караңгылары ялтыравыклы өслек таләп итәләр.
- Исегездә тотыгыз, төс яктылыкка да бәйле. Берәр төснең көн яки ут яктысында ничек чагылуын аңлау өчен, нинди дә булса тартманы яки тактаны шул төскә буяп карагыз һәм аның төрле шартларда ничек күренүен аңларсыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев