Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кызыклы һәм файдалы

Төсләр холык турында сөйли

Кешенең холкы нинди икәнлеген ачыклау буенча бик күп төрле тестлар бар. Әмма яраткан төсегезнең дә сезнең хакта бик күп серләрне ачарга мөмкин икәнен белә идегезме?

Кызыл төс 

Әгәр барлык төсләр арасыннан кызыл төсне өстен күрәсез икән, димәк, сез шактый тиз кызу, тиз ярсый торган кеше. Үз-үзегезгә ышанасыз, амбициягез югары. Бу тормышта үзегезгә ни кирәген яхшы беләсез һәм максатыгызга ирешү юлында беркемгә дә үзегезне туктатырга ирек бирмисез. Мөгаен, дусларыгыз күптер, әмма арада иң якыннары – бары берничә кеше генә сезнең чынлыкта нинди икәнне, күңелегездә, җаныгызда ниләр кайнаганны белә. Дусларга карата сез тугрылыклы. Гаиләгә карата да шулай ук: алар өчен барысын да эшләргә әзерсез. Кызыл төс яратучылар көчле ихтыяр көченә ия. Алар беркайчан да көрәшсез бирелми. 

Сары төс

Бу төсне яраткан кешенең кәефе һәрвакыт күтәренке, ул һәр нәрсәне дә бары тик яхшыга гына юрый. Аны берни дә тез чүктерә алмый. Егыла икән, ул шунда ук торып баса һәм берни булмагандай юлын дәвам итә. Тирә-юнендәгеләрнең тискәре фикеренә игътибар итми, чөнки үз-үзенә, үзенең хаклыгына ышанганда, язмыш аның яклы булачагын белә. Кемдер турында кайгыртасыз икән, сез моны чын күңелдән эшлисез. Кайчак тормышка алсу күзлек аша карасагыз да, сез җирдә нык басып торасыз, акыл белән эш итәсез. Җаваплылыкны үз өстегезгә алудан курыкмыйсыз. Тирә-юньдәгеләрнең ышанычын яулау шуңа күрә дә сезгә авыр түгел. 

Әфлисун төсе

Бу төсне яратучыларга уенчак холык хас. Энергияләре һәрвакыт ташып тора, ә аны каядыр куярга, ничектер чыгарырга кирәк бит – шуңа күрә актив тормыш алып баруны өстен күрәләр. Үзләре турында кайгыртудан бигрәк, алар башкалар турында күбрәк уйлыйлар. Кемдер моңа мохтаҗрак дип саныйлар икән, өсләрендәге соңгы күлмәкне дә салып бирергә кызганмыйлар. Әфлисун төсен яратучылар игътибар үзәгендә булырга яраталар. Шуңа да аларны сәхнәдә чыгыш ясау кебек эшләр күбрәк үзенә тарта. 

Шәмәхә төс

Сез бик хисчән, күңелегез бик сизгер. Бик күп вакытыгызны ялгызлыкта үткәрергә яратасыз. Сез – хыялый, тормышны бөтенләй башкача кабул итәсез. Кемдер янында булганда, гөрләшеп сөйләшеп утырганда кинәт, үз-үзегезгә йомылган, бикләнгән чакларыгыз бар. Яныгыздагы кеше нәрсә сөйләсә дә барыбер булганга түгел, сезнең баш мие бертуктаусыз эшли һәм ул гел алга «йөгерә» – аңарда идеялар кайнап тора. Шул идеяләрне тәртипкә салу өчен ялгыз калырга яратасыз да инде сез. Тавыш-гаугадан ерак торырга тырышасыз, сезнең кебекләр хакында йомшак, кешеләр ярата диләр. Сез кешене сәгатьләр буе тыңлый аласыз һәм кулдан килгән кадәр булышырга тырышасыз. 

Яшел төс

Яшел төс яратучылар табигатькә тартыла, бу бөтен нәрсәне дә акыл белән хәл итәргә тырышканга да шулайдыр. Аларның күбесе интровертлар, бөтен нәрсә белән кызыксыналар. Үзләре өчен гел ниндидер яңалык ачарга, нәрсәдер белергә яраталар, шуңа күрә өйдә генә утырып тора алмыйлар. Алар шактый акыллы һәм сөйләшүләрнең дә үзләре өчен ниндидер фикер алып була торганын өстен күрәләр. Үзләрен бәяли белә торган кешеләр белән генә дуслашырга тырышалар. 

Зәңгәр төс

Бу төскә гашыйклар – баштан-аяк романтиклар. Һәм идеалистлар! Алар дөньяда булган кансызлык, катылык, рәхимсезлек күренешләре белән берничек тә килешә алмыйлар. Изгелек, мәрхәмәтлелекнең кайчан да булса җиңәчәгенә бик ышаналар. Бу төс яратучылар яхшылыкны ничек тә күбрәк эшләргә омтылалар. Күңелләре бик нечкә, бар нәрсәне дә йөрәк аша уздыралар, әмма моны берәүгә дә күрсәтмиләр. Су буенда булырга яраталар, су аларны тынычландыра. Табигать белән алар арасында элемтә бик көчле, шуңа да буш вакытларын саф һавада үткәрергә тырышалар. 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев