Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кызыклы һәм файдалы

Тәмлетамак серләре

Кура җиләгеннән рулет Кирәк: 250 г он, бер чеметем тоз, 125 мл сөт, 25 г атланмай, 0,5 аш кашыгы үсемлек мае, 2 йомырка, 2 аш кашыгы шикәр комы, 7 г коры чүпрә. Эчлек өчен: 700 г кура җиләге, 0,5 стакан шикәр комы, 2 аш кашыгы крахмал. 1. Чүпрәне җылы сөткә...

Кура җиләгеннән рулет

Кирәк: 250 г он, бер чеметем тоз, 125 мл сөт, 25 г атланмай, 0,5 аш кашыгы үсемлек мае, 2 йомырка, 2 аш кашыгы шикәр комы, 7 г коры чүпрә.

Эчлек өчен: 700 г кура җиләге, 0,5 стакан шикәр комы, 2 аш кашыгы крахмал.

1. Чүпрәне җылы сөткә салып эретегез, шикәр комы һәм тоз белән бергә кушып, иләнгән онның яртысын өстәгез һәм, яхшылап болгатып, 1 сәгатькә читкә куеп торыгыз. Иләнгән онның калган өлешен, 1 йомырка, эретелгән атланмай һәм үсемлек маен кушып, камыр басыгыз һәм аны 1,5 сәгатькә җылы урынга куегыз. Бу вакыт аралыгында камыр ташып чыкмасын өчен, аны баскалап алыгыз. Күпергән камырны тагын бер тапкыр яхшылап басыгыз. Кура җиләкләрен чистартыгыз, әмма юмагыз. Җиләкләрне шикәр комы һәм крахмал белән кушып туглагыз.

2. Камырны он сибелгән куна тактасында юка итеп җәегез, һәм өстенә эчлекне бушатыгыз, ләкин читләрен якынча 2 см буш калдырыгыз. Камырны рулет формасына китереп төрегез һәм дымлы кулларыгыз белән читләрен бөреп куегыз. Артып калган камыр кисәкләрен пычак белән кисеп алыгыз. Калган йомырканы сытыгыз, бераз күпертегез һәм рулет өстенә сылагыз. Рулетны табага урнаштырыгыз һәм, 175°Ска кадәр кыздырылган духовкага куеп, 40 минут пешерегез.

Җиләкле десерт

Кирәк: 500 г җиләкләр җыелмасы, 150 мл сөт, 75 мл 9 процент майлылыктагы сөт өсте, 1 ваниль кузагы, 50 г шикәр комы, 2 аш кашыгы крахмал, 4 йомырка сарысы.

Ваниль кузагын буйга урталай бүлеп, орлыкларын алыгыз. Сөт һәм сөт өстен кәстрүлгә салып, ут өстенә куегыз һәм кайнап чыгу дәрәҗәсенә җиткерегез. Аннары ваниль кузагы һәм орлыкларын салыгыз.

Соңыннан уттан алыгыз һәм 10 минут капкачын каплап тотыгыз. Йомырка сарыларын шикәр комы белән кушып күпертегез. Күпертүне дәвам итеп, крахмал өстәгез. Әлеге массаны җылы сөтле катнашмага бушатыгыз. Аннары, даими рәвештә болгаткалап, 2 минут уртача утта кайнатыгыз.

Ахырдан ваниль кузагын алып, капкачын каплагыз һәм суытырга куегыз. Җиләкләрне креманкаларга урнаштырып, өсләренә әзер крем сибегез.

Җиләк-җимеш салаты

Кирәк: 500 г каты сыр, 250 г төшсез кара виноград, 250 г бакча җиләге, 6 әфлисун, 6 киви, 3 яшел алма.

Соус өчен: 2 банан, 250 г куе сөт өсте, 200 г йогурт, лимон согы.

Сырны тар итеп шакмаклап турагыз. Виноград һәм җиләкләрне урталай бүлегез. Әфлисуннарның, кабыгын әрчеп, телемнәргә аерыгыз. Кивины чистартыгыз һәм телемләп турагыз. Үзәген алып, шакмаклап туралган алма кисәкләренә ярты лимон согы бөркегез. Соус әзерләү өчен, бананны изегез, миксер белән ваклагыз һәм аз-азлап сөт өсте, йогурт, калган лимон согын кушып күпертегез. Әзер ингредиентларның барысын бергә кушып болгатканнан соң, салатның өстенә соус сибегез һәм шундук табынга чыгарыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев