Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Кызыклы һәм файдалы

Тавык ите белән борщ

Кирәк: 3 л су, 1 тавык түше, 1 помидор, 2шәр чөгендер, кишер, ярты кәбестә, 4 бәрәңге, 2 тырнак сарымсак, тоз, яшел тәмләткечләр, үсемлек мае. Тавык итен салкын суга салып, көчле утка куярга. Суган, кишер, помидор, чөгендерне чистартып турарга. Тавык пешкән арада, яшелчәләрне үсемлек маенда йомшарганчы кыздырырга. Бәрәңгене шакмаклап турарга. Кәбестәне...

Кирәк: 3 л су, 1 тавык түше, 1 помидор, 2шәр чөгендер, кишер, ярты кәбестә, 4 бәрәңге, 2 тырнак сарымсак, тоз, яшел тәмләткечләр, үсемлек мае.

Тавык итен салкын суга салып, көчле утка куярга.

Суган, кишер, помидор, чөгендерне чистартып турарга. Тавык пешкән арада, яшелчәләрне үсемлек маенда йомшарганчы кыздырырга. Бәрәңгене шакмаклап турарга. Кәбестәне турарга. Итне пешүгә шулпадан алырга.

Бәрәңге һәм кәбестәне салырга. 20 минут кайнаткач, кыздырылган яшелчәләрне кушарга.

Итне сөякләреннән аерырга һәм вак итеп турап, шулпага салырга. Плитәне сүндереп, 20 минут тотарга.

Ашка изелгән сарымсак һәм вак итеп туралган яшел тәмләткечләр өстәргә.

Ашларыгыз тәмле булсын!

Фото zolpodkova74.ru сайтыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев