Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кызыклы һәм файдалы

Татлы борычның файдасы

Татлы борычта С витамины яшелчә, җиләк-җимешләргә караганда 6 тапкыр күбрәк, анда калий, кальций, магний, тимер тозлары бар. Татлы борыч гасабларны тынычландырырга ярдәм итә: ярты стакан борыч суына 1 аш кашыгы бал салып болгатыгыз һәм ашаганнан соң ярты сәгать үткәч, көнгә 3-4 тапкыр 1 -2 шәр аш кашыгы эчегез. Аны яраларны...

Татлы борычта С витамины яшелчә, җиләк-җимешләргә караганда 6 тапкыр күбрәк, анда калий, кальций, магний, тимер тозлары бар.

Татлы борыч гасабларны тынычландырырга ярдәм итә: ярты стакан борыч суына 1 аш кашыгы бал салып болгатыгыз һәм ашаганнан соң ярты сәгать үткәч, көнгә 3-4 тапкыр 1 -2 шәр аш кашыгы эчегез.

Аны яраларны дәвалаучы, кан агуын туктатучы, ялкынсынуга каршы, шулай ук чәчләрне ныгыту һәм эренле яраларны, тәндәге ялкынсынулы авыруларны (бетчәләр, тимрәү, тән кычытканда) бетерү өчен кулланырга мөмкин.

Үкчәләр ярылганда: вак угычта уылган борычны тигез өлештә бал белән кушып болгатыгыз. Катнашманы авырткан урынга куеп, төнгелеккә калдырыгыз. Шулай атнасына 3-4 тапкыр дәваланыгыз.

Күкрәк бакасы, ашказанының җәрәхәтле ялкынсынуы, әчелеге югары булган ашказаны ялкынсынуы, юан эчәк ялкынсынуы, йөрәк тибешендә тайпылышлар күзәтелгәндә, кан басымы югары булганда, бавыр һәм бөерләрдәге дәвамлы авырулар көчәйгәндә татлы борыч зыянлы.

Фото clipartmania.ru сайтыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев