Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кызыклы һәм файдалы

Ташкабак үстерәбез

Ташкабакның бик күп төрләре бар һәм, бер-берсенә охшаш булганлыктан, алар арасыннан иң яхшыларын сайлап алу җиңел түгел. Бакчаларда, гадәттә, ташкабакның «Ак» һәм «Грибовский 37» дигән төрләре яхшы үсә. Беренчесе - иртә генә түгел, ә бик тиз өлгерә. 0,6-1 кглы ташкабаклар бер ай эчендә үсеп җитә. Ул салкыннарга, соры черек һәм...

Ташкабакның бик күп төрләре бар һәм, бер-берсенә охшаш булганлыктан, алар арасыннан иң яхшыларын сайлап алу җиңел түгел. Бакчаларда, гадәттә, ташкабакның «Ак» һәм «Грибовский 37» дигән төрләре яхшы үсә. Беренчесе - иртә генә түгел, ә бик тиз өлгерә. 0,6-1 кглы ташкабаклар бер ай эчендә үсеп җитә. Ул салкыннарга, соры черек һәм ончыл чык авыруларына чыдамлы. Икенче төр ташкабаклар кыска, һәм юанрак була. Авырлыклары шундый ук, кабыгы аксыл яшел төстә, йомшагы сөтле. Әмма ташкабакның әлеге төре таралып үсә, аңа күп урын кирәк.

Ташкабак орлыкларын бакчага май аенда утырталар. Туфрак җылы булырга тиеш, андый вакытта үсентеләр 2 атнадан ук шытып чыга. Башта җирне казыйлар, аннары чокырлар ясап, аларга черемә һәм агач көле өстәп чыгып, һәр чокырга да 2 см тирәнлеккә 2 шәр орлык салалар. Ташкабакны кукуруз белән бергә дә утырту әйбәт. Яхшы итеп тәрбияләгәндә, аларның икесе дә яхшы үсә, иң мөһиме - күләгәнең ничек төшүен ачыклау һәм ике үсемлекне дә бер-берсенә артык янәшә утыртмау.

Ташкабак үсентеләрен үскән вакытларында, су белән сыегайтылган сыер тизәге белән ашларга кирәк (якынча 2 атнага бер тапкыр).

Үсентеләр шытып чыгу белән уңыш җыеп алганга кадәр 2 айдан әзрәк вакыт уза.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев