Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Кызыклы һәм файдалы

Талпан кадалса нишләргә?

Урман бете талпан энцефалиты дип аталучы, үзәк нерв системасын зарарлаучы кискен йогышлы авыру китереп чыгара. Бу нейровируслы авыру баш һәм арка миләренең соры матдәсенә зыян салу белән характерлана. Кайвакыт хроник формага әйләнә. Әлеге авыру организмга ризык белән дә керә ала. Авыру талпан сыер, кәҗә ише хайваннарга да кадала. Аларның сөтен...

Урман бете талпан энцефалиты дип аталучы, үзәк нерв системасын зарарлаучы кискен йогышлы авыру китереп чыгара. Бу нейровируслы авыру баш һәм арка миләренең соры матдәсенә зыян салу белән характерлана. Кайвакыт хроник формага әйләнә. Әлеге авыру организмга ризык белән дә керә ала. Авыру талпан сыер, кәҗә ише хайваннарга да кадала. Аларның сөтен кайнатмыйча эчкәндә вирус кешегә эләгә.

Ата бет канны тиз суырып, төшеп китәргә дә мөмкин. Анасы исә 80-100 процентка зурайганчы тора. Бу 7 көннән 14 көнгә кадәр дәвам итә, ягъни талпан инкубация чоры кичерә. Авыру туңып калтырый, интоксикация башлана, тән температурасы 38-39 °С ка күтәрелә. Баш авырту, хәлсезлек, косасы килү, йокысызлык күзәтелә, мускуллар авырта. Бит, муен, күз кызара, кызыша.

Бөҗәк кадалган урынга көнбагыш, камфара мае, глицерин, вазелин сөртеп 10-15 минут торырга кирәк. Сулый алмагач, бет активлыгын югалта, хәлсезләнә. Әгәр бу эшләрдән соң да бет чыкмаса, аны сәгать теле уңаена әкрен генә бора-бора тартып алалар. Кискен хәрәкәтләр ясарга ярамый, чөнки талпан өзелеп, тиредә калуы ихтимал. Анысын инде сытып чыгаралар. Җәрәхәтле урынны йод, спиртлы эремә белән яндыралар. Бетне кул белән үтерү катгый тыела.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев