Табын артында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре
Зур тантанада яки мәҗлестә табын артында утырганда, билгеле бер ризыкны каршыгызга китереп куйгач, сезнең аны әдәп кагыйдәләре буенча ашый белмәвегез ачыклана. Янәшәгездә зыялы, тәрбияле кешеләр, алар алдында оятка калудан куркасыз, шул ук вакытта ашамый да утырып булмый... Алдагы киңәшләребез сезгә мондый кыен хәлгә тарымаска ярдәм итәр.
Тавыкны ничек ашыйлар?
Күпчелек кешеләр арасында, тавыкны кул белән ашарга кирәк, дигән фикер таралган. Кызганычка каршы, әдәп кагыйдәләре буенча ул бер дә дөрес түгел. Тавыкны ашау өчен пычак һәм чәнечкедән файдаланырга кирәк. Кайбер очракларда гына бармак очлары белән эш итәргә була.
Мәсәлән, сезгә тавык ботын ашарга кирәк, ди. Моның өчен башта пычак һәм чәнечке ярдәмендә итне сөягеннән араларга кирәк: чәнечке белән тавык ботын тотып торыгыз, пычак белән исә итен юка телемләп кисегез.
Әгәр дә табынга кулчайкагыч савыт (суга лимон кисәге салынган) куялар икән, чәнечке белән пычакны читкә куеп торып, тавык ботын бармак очлары белән алыгыз да, киселми калган итләрен ашагыз. Аннан бармакларны кулчайкагычта чайкагыз да (лимон кисәге салынган су бармаклардагы майны һәм исне җиңел бетерер), тастымалга сөртегез. Кайбер ресторан-кафеларда кулчайкагычлар урынына дымлы тастымаллар китерәләр. Еш кына тавык ботларының очларына кәгазьдән эшләнгән каплавычлар кидертәләр, нәтиҗәдә, сөяктә калган итне ашаганда бармаклар пычранмый.
Әгәр дә табынга кулчайкагычлар да, дымлы тастымаллар да куелмаган икән, тавыкны пычак һәм чәнечке ярдәмендә генә ашарга кирәк. Сөяктәге киселеп бетмәгән итләрне исә, әдәп кагыйдәләре буенча, тәлинкәдә шул килеш калдыру дөрес булачак.
Балык ашау кагыйдәләре
Балык ашау өчен иң катлаулы ризыклардан санала. Әдәп кагыйдәләре буенча аны кисәргә ярамый. Монысы - канун дәрәҗәсендәге кагыйдә. Балыкны итен сөякләреннән аралап ашау дөрес.
Каты балыкны (серкәшләнгән, әз тозланган, ысланган) гади чәнечке һәм пычак ярдәмендә ашарга мөмкин. «Йомшагракларын ашаганда исә махсус пычак белән чәнечкедән (алар гадиләренә караганда кечерәк, пычагының очы тупас һәм ул көрәккә охшаган, чәнечкесе исә киң һәм дүрт җәпле) файдаланырга кирәк. Кагыйдә буенча, сул кулдагы чәнечке белән балыкны тотып торырга, уң кулдагы пычак белән исә итен кылчыкларыннан арындырырга, аннан чәнечке ярдәмендә ашарга кирәк.
Әгәр дә инде сезнең алда пычак булмыйча, чәнечке генә икән, ярдәмгә ипи кисәге киләчәк. Ипи кисәге белән балыкны тотып, чәнечке ярдәмендә итен сөягеннән арындырыгыз һәм авызга алып кабыгыз. Әгәр дә тәлинкәгездә бер бөтен балык (пешкән яки ысланган) була икән, башта итнең өске өлешен сөякләреннән арындырыгыз, ашагыз, аннан умыртка сөякләрен аерып тәлинкәнең читенә куегыз һәм калган өлешен ашап бетерегез.
Иттә булган вак кылчыклар авызыгызга эләксә, аларны иреннәрегез ярдәмендә чәнечкегезгә чыгарыгыз, аннан тәлинкәнең читенә куегыз. Авыздагы кылчыкларны кул белән яки башкалар күз алдында чыгару әдәпсезлек булып санала.
Балыклы телемчәләрне кулларны пычратмас өчен кечерәк кисәкләр ясап кисәләр. Шушы очракта гына әдәп кагыйдәләре буенча балыкны пычак белән кискәләргә ярый.
Озын токмач ашау
Озын токмачны әдәп кагыйдәләре буенча ашауның берничә төрле ысулы бар. Без шуларның киң кулланыла торган икесен - гадәти һәм «итальян» төрләрен карап үтәрбез.
Гадәти ысул
Гадәти ысул буенча озын токмачны аш кашыгы һәм чәнечке ярдәмендә ашыйлар. Чәнечкене уң кулга тотып, 2-3 озын токмачны эләктерегез дә, күкрәк турысына кадәр күтәрегез. Аннан чәнечкене үзегезгә таба әйләндерә-әйләндерә аска төшерегез. Озын токмачны урап бетергәннән соң, тәлинкәдәге кашыкка куегыз. Болай эшләгәндә чәнечкедәге озын токмач, тәлинкәдәгесе белән кушылмыйча, аерылып торачак.
«Итальян» ысулы
«Итальян» ысулы белән ашаганда кашыкны файдаланмыйлар. Чәнечкегә ике-өч озын токмач эләктерәләр дә, күкрәк турысына кадәр күтәрәләр, аннары чәнечкене аска төшермичә генә озын токмачны шуңа урыйлар.
Ашларыгыз тәмле булсын! Әдәп кагыйдәләрен онытмагыз!
Фото Gorod.lv сайтыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев