Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кызыклы һәм файдалы

Шпинат ашказанын чистарта

Италия кешеләре шпинатны «ашказанын чистартучы себерке» дип атый. Чөнки ул тәннән агуларны, тимер тозларын чыгарырга сәләтле, шуңа да аны һәр икенче ризыкны әзерләгәндә кулланалар. Матурлык өлкәсендә зур тәҗрибәләре булган француз хатын-кызлары шпинатның тире өчен файдалы булуын яхшы белә. Шуңа да аның яфракларын ашап кына калмыйлар, ә аның суын биткә дә...

Италия кешеләре шпинатны «ашказанын чистартучы себерке» дип атый. Чөнки ул тәннән агуларны, тимер тозларын чыгарырга сәләтле, шуңа да аны һәр икенче ризыкны әзерләгәндә кулланалар. Матурлык өлкәсендә зур тәҗрибәләре булган француз хатын-кызлары шпинатның тире өчен файдалы булуын яхшы белә. Шуңа да аның яфракларын ашап кына калмыйлар, ә аның суын биткә дә сөртәләр.

Ризыклар әзерләгәндә, шпинатны еш куллану шешләрне булдырмаска ярдәм итә. Ә Чикаго дәвалау үзәге галимнәре шпинатны көн саен ашаган кешеләрнең хәтерләре яхшы булуына, тапкырлыкларына игътибар иткән. Сыр белән шпинат икесе бергә - авырулар өчен бальзам булып тора.

Шпинатта:

  • калий һәм В3 витамины (йөрәк мускулларын ныгыта);
  • Н витамины (кандага шикәр дәрәҗәсен җайлый);
  • Е витамины (күзнең күрү сәләтен һәм тән торышын яхшырта);
  • бакыр (кәефне күтәрә);
  • С витамины (авыруларга бирешмәскә ярдәм итә) бар.
Фото www.ja-zdorov.ru сайтыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев