Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кызыклы һәм файдалы

Сәүдәгәрләрчә карабодай (рецепт)

Ингредиентлар: 300 грамм сыер ите, шул ук күләмдә карабодай, 200 грамм гөмбә (ниндие булса да ярый), 1 кишер, 1 суган, 4 аш кашыгы үсемлек мае, 1 аш кашыгы томат пастасы, 1 чәй калагы шикәр комы, тәменчә укроп, кара борыч, тоз. Эш тәртибе: Кәстрүлдә яки тирән табага үсемлек мае салып итне...

Ингредиентлар: 300 грамм сыер ите, шул ук күләмдә карабодай, 200 грамм гөмбә (ниндие булса да ярый), 1 кишер, 1 суган, 4 аш кашыгы үсемлек мае, 1 аш кашыгы томат пастасы, 1 чәй калагы шикәр комы, тәменчә укроп, кара борыч, тоз.

Эш тәртибе: Кәстрүлдә яки тирән табага үсемлек мае салып итне кызарганчы кыздырып алырга, шуннан суган салып утны азрак сүрәнләтергә. Бераздан туралган гөмбәләрне, аннан кишер белән тоз, тәмләткечләр өстәп, кыздыруны дәвам итәргә. Аннары карабодайны, томат пастасы, шикәрне салып тагын 3-4 минут кыздырырга. Шуннан кайнар су салырга. Ул ярмадан 2 см күтәрелеп торырга тиеш. Су салгач, утны киметеп бетерергә, шулай пешсен (20-30 минут чамасы).

Сәүдәгәрләрчә карабодай пешеп чыккач аңа яшел укроп өстәгез. Тәмле булсын!

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев